Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас өлкәннәре шашка-шахмат турнирында катнашты

    6 октябрьдә өлкәннәр ункөнлеге программасы буенча, Апас Мәдәният йортында традицион шашка-шахмат турниры үтте. Хатын-кызлар арасында шашка буенча быелгы район чемпионы- Зур Күккүздән пенсионер-укытучы Илсөяр Хәбибуллина. Икенче урынны Апастан Миләүшә Вәлиуллина, өченче урынны Мәнфүсә Хәкимҗанова яулады. Ир-атлар арасында шашка турнирында быелгы җиңүче-Фәһим Вәлиев (Борнаш), икенче-өченче урыннарны апаслылар Мәсгуть Маннапов белән Гайфулла...

    6 октябрьдә өлкәннәр ункөнлеге программасы буенча, Апас Мәдәният йортында традицион шашка-шахмат турниры үтте. Хатын-кызлар арасында шашка буенча быелгы район чемпионы- Зур Күккүздән пенсионер-укытучы Илсөяр Хәбибуллина. Икенче урынны Апастан Миләүшә Вәлиуллина, өченче урынны Мәнфүсә Хәкимҗанова яулады. Ир-атлар арасында шашка турнирында быелгы җиңүче-Фәһим Вәлиев (Борнаш), икенче-өченче урыннарны апаслылар Мәсгуть Маннапов белән Гайфулла Файзуллиннар бүлеште.

    Шахматта быел ир-атлар гына ярышты. Зур Күккүздән Радик Сабиров бу юлы да чемпион дәрәҗәсен саклап калды. Инвалидлар һәм өлкәннәр арасында бу спорт төреннән ачык район турниры Апаста инде унынчы ел рәттән уздырыла. 6 айдан 75 яшен каршылаячак Радик ага шуларның бишесендә беренче урын яулады..

    - 3 бала үстердек. 7 оныгыбыз бар. Һәммәсе шахмат ярата. Кама Тамагында яшәүче оныкларым Адилә белән Айдар да үз яшьтәшләре арасында берничә тапкыр район чемпионнары булуларына бик горурланам,-ди шахматка хыянәт итмичә аның белән 55 ел мавыгучы, инде 20 еллар район Сабантуйларын яңгыратып тальян моңына күмүче хезмәт ветераны. Икенче-өченче урыннарда апаслылар Наил Шәвәлиев белән Фәһим Галиуллин.

    Район халыкны социаль яклау идарәсе, Апас мәктәбе бу ярышларга килүче һәркемне фойеда ук җылы каршылап, җыйнак кына чәй табыны артында сыйлады. Район яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин җиңүчеләргә Диплом-Грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: