Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас мәчетләре тулы иде

    Апас район эчке эшләр бүлеге һәм мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, Рамазан аена нокта куючы Гает намазларында районның 55 мәчетендә якынча 5400 кеше катнашкан. Корьән укып, вәгазләр тыңлап пакълану, иманга кайтуда катнашучы тыгыз рәтләргә баскан хак мөселманнарның якынча 500 балалар һәм яшүсмерләр булган. Читтә яшәүче 800 ләп апаслы Гаеткә үзе туып үскән...

    Апас район эчке эшләр бүлеге һәм мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренчә, Рамазан аена нокта куючы Гает намазларында районның 55 мәчетендә якынча 5400 кеше катнашкан. Корьән укып, вәгазләр тыңлап пакълану, иманга кайтуда катнашучы тыгыз рәтләргә баскан хак мөселманнарның якынча 500 балалар һәм яшүсмерләр булган. Читтә яшәүче 800 ләп апаслы Гаеткә үзе туып үскән авыл мәчетләренә кайтып, якташлары белән бу изге бәйрәмне каршылауны хуп күргән.

    -Бу көнне мәчетләрдә җыелган сәдака акчалары фәкыйрьләргә, янучыларга, мәчетләрне тоту, үстерү, зиратларны күркәмләндерү кебек чараларга гына тотылачак,-ди мәхтәсиб Мирхәт хәзрәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: