Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас мәдәният йортында Мәүлид ае уңаеннан зур кичә үтте

    Апас мәчетләре имамнары Мирхәт, Рамазан, Рәшит хәзрәтләр, мәчет мәзиннәре һәм Апас мөслимәләре төрле салаватлар әйтү, дога сүрәләре, мөнәҗәтләр уку алымнары күрсәттеләр. Хезмәт ветераны Фәрит Касыймов, Апас мәдәният йорты үзешчәнннәре Айрат Айтуганов, Ләйсән Төхвәтуллина, Зөмфира Мөхәммәтшина дини җырлар башкардылар. Кичәгә килүчеләр яшь апаслы Раил Хәйруллинның бик мәкам белән дога сүрәләрен җырлап...

    Апас мәчетләре имамнары Мирхәт, Рамазан, Рәшит хәзрәтләр, мәчет мәзиннәре һәм Апас мөслимәләре төрле салаватлар әйтү, дога сүрәләре, мөнәҗәтләр уку алымнары күрсәттеләр. Хезмәт ветераны Фәрит Касыймов, Апас мәдәният йорты үзешчәнннәре Айрат Айтуганов, Ләйсән Төхвәтуллина, Зөмфира Мөхәммәтшина дини җырлар башкардылар. Кичәгә килүчеләр яшь апаслы Раил Хәйруллинның бик мәкам белән дога сүрәләрен җырлап укуын аеруча ошаттылар.

    -Районыбызның һәр авылында һәм 54 мәчетендә дә Мәүлед кичәләре истәлекле, дөрес һәм мәгънәле итеп үткәрелергә тиеш дигән бурыч куела. Авыл мәчетләре тарихына багышланган альбомнарны конкурсы дәвам итә, ашыгыгыз,-диде авыл имамнарына мәрәҗәгать итеп, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.

    -Аларга нәтиҗә ясагалгач, аерым китап итеп бастырып чыгу хәстәренә керешәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: