Апас мәктәбе каршында оешкан җәйге лагерьда 100 бала ял итә
Апас мәктәбе балаларын җәйге лагерьга җыйды. “Кояшкай” лагере 11 июльгә кадәр эшли.
(25 июнь, “Апастово-информ”).
Укучылар 4 отрядка бүленгән. Һәр көнне төрле чаралар планы булдырылган.
Төрле сәяхәтләр, очрашулар, кичәләр, чаралар – бар да балалар күңеленә хуш килә. “Алга” яшүсмерләр клубына да алар теләп йөри. Биредә өлкәннәр белән бергәләп шашка-шахмат уеннарында да катнаштылар.
“Хәтер көне билгеләп үтелде. Әкиятләр көне уздырдык. Бер көнне иминлек көне итеп билгеләдек. Спорт уеннары, мәдәни чаралар барысы да укучыларга ошый”, - ди Апас урта мәктәбенең директор урынбасары Эльвира Хикмәтова.
Лагерь эше белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да танышты. Ул эшчәнлекне югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев