Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучылары чик сакчылары белән очрашты

Төрле елларда, илебезнең төрле чикләрендә хәрби бурычыны үтәгән чик сакчылары истәлекләрен яңартып, хатирәләре белән уртаклашты.

(9 март, Ләлә Сафиуллина “Апастово-информ”).


Апас мәктәбендә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирүдә төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
“Укучылар катнашында узган төрле чаралар, ачык дәресләр үсеп килүче яшь буында туган җиргә, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата - анага, өлкәннәргә хөрмәт, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык, юмартлык, сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз, аларның хәрби хезмәт юллары да бик еш искә алынып, батырлык үрнәге булып тора”, - ди Апас мәктәбенең Яшь армия“ хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Марсель Хикмәтов.
ТР чик сакчыларының “Чик” региональ иҗтимагый оешмасы ветераннары белән очрашу тарихка кереп калган 1969нчы елның март аенда СССР белән Кытай халык республикасы арасында булган Даманский утравындагы бәрелештә катнашкан ватандашлар батырлыгын искә алуга багышланды. Төрле елларда, илебезнең төрле чикләрендә хәрби бурычыны үтәгән чик сакчылары истәлекләрен яңартып, хатирәләре белән уртаклашты.
“Без республика мәктәпләрендә булып, укучылар белән еш очрашабыз. Алар белән төрле тарихи вакыйгаларга багышланган чаралар уздырабыз. Максатыбыз – үсеп килүче яшь буында патриотлык хисе тәрбияләү, аларга аны үз үрнәгебездә күрсәтү. Яшь кеше үз иленең чын гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш”, - дип белдерде ТР чик сакчылары җәмгыяте вәкиле Эмиль Фәйзуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев