Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас мәктәбе укучылары “Тынычлык күгәрчене“ акциясендә катнашты

    Апас урта мәктәбенең Гүзәл Гатина җитәкчелегендәге 3 “Б“ классы укучылары “Тынычлык күгәрчене“ акциясен уздырды.

    Укучылар һәркемне Бөек Җиңү көне белән тәбрик итеп, тынычлык символы булган ак күгәрченнәр бүләк иттеләр. Күгәрченнәрне алар үзләре ясады. Яшь буын тынычлыкның һәркем өчен әһәмиятен яхшы аңлый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: