Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучысы Регина Гыйбадуллина “Минем экойортым“ марафоны җиңүчесе

9 “В“ класс укучысы Регина Гыйбадуллина “Минем экойортым“ республика онлайн марафонында катнашты һәм җиңүче булып танылды.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Марафон 1-7 апрель көннәрендә уза. Ул кызыклы һәм файдалы этаплардан тора.

“Бәйгедә география укытучым Лилия Вәлиева тәкъдиме белән катнаштым. Әлбәттә, җиңәрмен дип уйламаган идем. Бер атна дәвамында үземдә уңай гадәтләр булдырырга тырыштым. Ул өебезне экологик яктан чиста итәргә булышты. 7 көн дәвамында без гадәтләрнең ничек барлыкка килүен, алар белән ничек эшләргә кирәген өйрәндек. Кием шкафларын иске әйберләрдән арындырдык, өйдәге чүп-чарларны төркемнәргә бүлдек, китаплар укыдык, фильмнар карадык, кирәкле мәгълүмат җыйдык“, – ди Регина.

Барлык башкарылган эшләр дә теркәлеп барыла, видеога төшерелә. Җыелган баллар саны буенча Регина җиңүче булып таныла. Ул “Чиста булачак“ яшьләр экологик хәрәкәтенең бүләгенә дә лаек булган.

Апас урта мәктәбе укытучысы Лилия Вәлиева укучыларының экологиягә багышланган бәйгеләрдә еш катнашуларын, проект эшләре яклауларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев