Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас муниципаль район бюджетына физик затлардан 3 миллион сумга якын күчемсез милек салымы җыелу көтелә

    - Физик затларның күчемсез милке-йорт-фатирлар, башка корылмаларга 2015 елдан салым артудан Татарстан бюджетына шактый өстәмә акчалар керүе көтелә,-диде хөкүмәт йортында үткән брифингта Татарстан салым хезмәте җитәкчесе Марат Сафиуллин. Ул 2016 ел башыннан түләнергә тиеш. Пенсионерлар һәм тагын берничә категория гражданнар өчен күчемсез милеккә салым ташламалары саклана. Пенсия яшендәге, яки ташламаларга...

    - Физик затларның күчемсез милке-йорт-фатирлар, башка корылмаларга 2015 елдан салым артудан Татарстан бюджетына шактый өстәмә акчалар керүе көтелә,-диде хөкүмәт йортында үткән брифингта Татарстан салым хезмәте җитәкчесе Марат Сафиуллин.

    Ул 2016 ел башыннан түләнергә тиеш. Пенсионерлар һәм тагын берничә категория гражданнар өчен күчемсез милеккә салым ташламалары саклана. Пенсия яшендәге, яки ташламаларга хокукы булган кеше исеменә берничә фатир, йорт, машина кую урыны, башка күчемсез милек-корылма теркәлгән булса, бу ташламалар бер генә объект-корылмага саклана, башкаларына салым тулы күләмдә түләнергә тиеш. Салым бәясен билгеләгәндә торак йорт мәйданының 50 квадрат метр, фатирның 20 квадрат метр өлеше чигерелә һәм калган мәйдан-күчемсез милекнең дәүләт куйган кадастр бәясе нигез итеп алына. Димәк, салымның күләме йортның, фатирның зурлыгына, санына бәйле булачак.

    Министр сүзләрен шәрехләп, район финанс-бюджет Палатасы җитәкчесе Рамил Имаметдинов:

    - Апаслыларга куркып калырга кирәкми. Элеккеге ташламалар үз көчендә кала. Бездә затлы, катлы-катлы йортлар салучылар бармак белән генә санарлык. Өсте-өстенә күпләп фатир сатып алучылар да юк. Быел муниципаль бюджетка физик затлардан 3 миллион сумга якын күчемсез милек салымы җыелу көтелә. Ул тулаем районда кала һәм урам утлары, торак пунктларны төзекләндерү, төзелеш, юл-күперләр салу һәм башка җирле максатларга юнәлтелә, - ди. - 2014 ел өчен күчемсез милек салымы киләсе елның 1 ноябренә кадәр түләнергә тиеш. Яңа салым ставкалары кертелгән 2015 елга билгеләнгән күчемсез милек салымын 2016 елның беренче октябренә кадәр түлисе, бу вакытка сыешмаганнарга пени каралган.

    Фото:https://www.google.ru/search

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: