Апастово-информ

Апас районы

Рус Тат
Җәмгыять

Апас “нечкәбиле” Резедә Сәлахова конкурсның ярымфинал өлешендә дә уңыш яулаган

5 сентябрь көнне "Казан Арена" стадионында "Нечкәбил" фестиваленең ярымфиналы узды. Бу чарада безнең Югары Балтай авылыннан Резеда Сәлахова да катнашты. Резеда бу юлы да уңыш яулаган. Ул "Наследие" номинациясендә икенче урын, улы ясаган рәсемнәр буенча икенче дәрәҗә Диплом һәм "Гаиләм тарихы" конкурсында да икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән һәм гаилә...

5 сентябрь көнне "Казан Арена" стадионында "Нечкәбил" фестиваленең ярымфиналы узды. Бу чарада безнең Югары Балтай авылыннан Резеда Сәлахова да катнашты. Резеда бу юлы да уңыш яулаган. Ул "Наследие" номинациясендә икенче урын, улы ясаган рәсемнәр буенча икенче дәрәҗә Диплом һәм "Гаиләм тарихы" конкурсында да икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән һәм гаилә тарихына багышланган кино төшерү өчен махсус сертификатка ия булган. Аның гаиләсенә Апас районының "Иң уңышлы гаилә"се дигән исем дә бирелгән.

Резеда үзенең гаиләсенә, иренә, балаларына, әти-әниләренә, барлык туганнарына, аңа тавыш биргән барлык райондашларга һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Луиза Сафинага олы рәхмәтен белдерә.

Тиздән "Нечкәбил" конкурсының финал өлешенә чыгучылар исемлеге билгеле булачак. Без дә бу исемлектә Резедабыз исеме дә булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев