Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас һөнәр училищесында семинар үтте

    Апас һөнәр училищесында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашында семинар үтте. Ул укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү темасын үз эченә алган иде. Семинарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина алып барды. Шулай ук "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева газетага язылу чоры, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече...

    Апас һөнәр училищесында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашында семинар үтте. Ул укучыларга һөнәр сайларга ярдәм итү темасын үз эченә алган иде. Семинарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина алып барды. Шулай ук "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева газетага язылу чоры, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Гөлира Шиһабиева "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленә старт бирелү хакында сөйләп үтте. Каратун мәктәбенең укучылар тарафыннан оештырылган бизнес-компаниясе үз эшчәнлеген тәкъдим итте. Күптән түгел бу балалар республикакүләм мәктәп бизнес-компанияләре арасында үткән конкурста катнашып җиңү яулап кайтты (Җитәкчеләре Мавлетова Г.Т. һәм Нуриева Г.Г ) Аграр көллият укучылары чыгышы да һәркемгә ошады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: