Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районы укучылары – олимпиада призерлары

    Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында призерлар арасында районыбыз укучылары да бар.

    (3 март, “Апастово-информ“).


    Мәктәп укучыларының фәннәр буенча бөтенроссия олимпиадаларында катнашып, районыбыз балалары да яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Әлеге дәүләт олимпиадаларында районыбызның 5 укучысы призерлар исемлегенә кергән.
    Менә алар, район данын лаеклы яклаучылар: Чирмешән мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы (җит. Фидания Сафарова), Апас мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Лилия Тимербаева (җит. Лилия Вәлиева), Зур Күккүз мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Фәнилә Ибрагимова (җит. Фәнзилә Миңнуллина), Азбаба мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Зарина Нигъмәтҗанова (җит. Әлфия Мәрдәнова) һәм Зур Күккүз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Елена Бачурина (җит. Гүзәл Хәйруллина).
    “Мондый олимпиадалар укучыларның уку сыйфатын арттырырга һәм сәләтләрен ачарга ярдәм итә, булачак һөнәрләрен сайлау өчен дә зур этәргеч булып тора“, - ди район мәгариф бүлеге методисты Раилә Галиәкбәрова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: