Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районы балигъ булмаганнар эше һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясе 27 яшүсмергә һәм аларның әти-әнисенә карата төзелгән административ эш каралды

    Балигъ булмаганнар эше һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясенең ел башыннан үткән 24 җыелышында Татарстанның 71 нче Законын бозган 27 яшүсмергә һәм аларның әти-әнисенә карата төзелгән административ эш каралды. Бу Закон нигезендә балаларга уку айларында кичке уннан соң, июнь-август айларында кичке унбердән соң әти-әниләре, туганнары озатуыннан тыш урамда, төрле җәмәгать...

    Балигъ булмаганнар эше һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясенең ел башыннан үткән 24 җыелышында Татарстанның 71 нче Законын бозган 27 яшүсмергә һәм аларның әти-әнисенә карата төзелгән административ эш каралды. Бу Закон нигезендә балаларга уку айларында кичке уннан соң, июнь-август айларында кичке унбердән соң әти-әниләре, туганнары озатуыннан тыш урамда, төрле җәмәгать урыннарында булу тыела. Аларның рухи, физик сәламәтлеге, иминлеге турында дәүләт әнә шулай кайгырта.

    Декабрь башында үткәрелгән соңгы утырышта Борнаш мәктәбенең 6 укучысы кичке уннан соң урамда олылар озатуыннан тыш йөрүләре ачыкланды. 71 нче Закон нигезендә балигъ булмаган баланың кыек эше аның әти-әнисе җавап тота. Сүз нигездә акчалата штраф турында бара. Беренче тапкыр ул 500-1000 сум булса, ел дәвамында яшүсмер полиция хезмәткәрләре тарафыннан кабат урамда, җәмәгать урыннарында тоткарланса, штраф суммасы 2000 сум тәшкил итә. Ә тәртип бозучы яшүсмер комиссия исәбенә куела. Тәртибе уңай якка үзгәрсә, бер елдан соң ул исәптән төшерелә.

    Авыл клублары, мәдәният йортлары мөдирләре, кибет хуҗалары, мәктәп вәкилләре, авыл җирлекләре дә бу Закон үтәлешен катгый тәэмин итәргә бурычлы. Үз ягыннан тиешле чаралар күрмәсә-алар да административ җаваплылыкка тартыла. Клубларда махсус кисәтү игъланнары булмау да шул исәпкә керә. 10 декабрьгә районда кичләрен тиешле вакыттан соң өйдә утырасы урынга урам киңләп йөргән 18 яше тулмаган ? яшүсмер комиссия исәбендә тора.

    Соңгы утырышта авыр тормыш хәлендә калган бер гаилә комиссиянең махсус исәбеннән төшерелде. Бер бала махсус исәпкә куелды. Полиция хезмәткәрләре раславынча, артык ышанучан бу яшүсмер машина-техника паркында берәү төнлә кылган җинаятьтә катнашкан. Комбайннардан сүтеп алынган фаралар исә зыян күрүче агрофирмага кире кайтарылды.

    Комиссиянең алдагы бер утырышында авыр тормыш ситуациясендә калган 9 гаиләгә халыкны социаль яклау идарәсе аша ярдәм итү мәсьәләсе каралган иде. Бүлеп бирелгән бу акчаларга бу йортларда электр чыбыклары яңартыла, мичләр, җылыту системалары төзекләндереләчәк, дип билгеләнде. 4 декабрьдә үткән утырышта бу эшнең үтәлеше өчен җаваплы оешмларның хисабы тыңланды һәм яңа бурычлар билгеләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: