Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районы башлыгы үз тавышын бирде

    Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 906нчы Каратун Үзәк сайлау участогына килеп, үз тавышын бирде. - Бүген чын мәгънәсендә бәйрәм көне. Без Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Нәкъ менә 18 сентябрь көне безнең киләчәктәге сәясәтне - республиканың, районның үсеш юнәлешен билгеләячәк. Сайлау участокларына халык актив килә. Барысы да бәйрәмчә рухта. Бу шулай булырга...

    Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 906нчы Каратун Үзәк сайлау участогына килеп, үз тавышын бирде.

    - Бүген чын мәгънәсендә бәйрәм көне. Без Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Нәкъ менә 18 сентябрь көне безнең киләчәктәге сәясәтне - республиканың, районның үсеш юнәлешен билгеләячәк. Сайлау участокларына халык актив килә. Барысы да бәйрәмчә рухта. Бу шулай булырга тиеш тә, - дип ассызыклады район башлыгы.

    Райондашлар сайлауларга бердәм киләләр. Һәр сайлау участогында бәйрәм рухы сизелә. Килүчеләргә кайнар чәй, коймак тәкъдим ителә, теләүчеләр концерт карый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: