Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районы укытучылары стартка баса

    Район укытучылары җыелма командасы мәктәп Спартакиадасы программасы буенча Татарстан финалына үтеп, Сабада бик уңышлы чыгыш ясадылар. 50 команда арасында беренче унлыкта призлы урыннар яулауда Йомралы мәктәбе укытучысы Радик Галимҗанов, Борнаштан Илфат Сөләйманов, Черкеннән Ильгина Яруллина, Биеш мәктәбе вәкиле Рамил Мөхетдинов, Чурибураштан Ләйсән Нургалиева, Руслан Нургалиев, Апас мәктәбе укытучылары Руслан Гайнуллин...

    Район укытучылары җыелма командасы мәктәп Спартакиадасы программасы буенча Татарстан финалына үтеп, Сабада бик уңышлы чыгыш ясадылар. 50 команда арасында беренче унлыкта призлы урыннар яулауда Йомралы мәктәбе укытучысы Радик Галимҗанов, Борнаштан Илфат Сөләйманов, Черкеннән Ильгина Яруллина, Биеш мәктәбе вәкиле Рамил Мөхетдинов, Чурибураштан Ләйсән Нургалиева, Руслан Нургалиев, Апас мәктәбе укытучылары Руслан Гайнуллин белән Әнисә Салаватуллина аеруча матур өлеш керттеләр.

    - 15 октябрьдә Сабада үткән Спартакиада финал ярышында Татарстан мәгариф һәм фәннәр министры Энгель Фәттахов үзе һәм аның урынбасарлары да катнашып, ГТО нормативлары тапшырды, - ди район мәгариф бүлеге методисты Эльмира Биктаһирова. - Безнең район мәгариф тармагы җитәкчеләре дә министр белән беррәттән стартка басты.

    - Башка районнардан аермалы буларак, быел без яңа спорт формалары киеп бардык һәм аны хөкемдарлар коллегиясе бик ошатты һәм югары бәяләде, - ди район укытучылары командасында шулай ук бик уңышлы чыгыш ясаган Дәүләки мәктәбе директоры Марат Ногманов. - Командабызны алып барган Апас Боз Сарае автобусы бизәлешен дә бик мактадылар Сабада.

    - Пневматик винтовкадан ату, йөзү, бадминтон, гир күтәрү, 400 метрлы этафетада йөгерү, ераклыкка сикерү, канат тарту, футбол ярышларында апаслылар аеруча уңышлы чыгыш ясады. Шулай дәвам итегез, укучыларыгызга матур үрнәк күрсәтегез, - дип тели район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

    - Татарстан Спартакиадасы финалына сайлап алу ярышлары бу ай башында Апас һәм Биеш, Каратун мәктәпләрендә уздырылган иде. Аларда барлык мәктәп укытучылары да катнашып, иң көчлеләрне ачыкладык һәм НТО нормативлары тапшырдык. Укытучыларыбыз сәламәтлеге, сәламәт тормыш рәвешенә игътибар елдан-ел арта һәм бу юнәлештә тагын да матуррак эш планнарыбыз бар, - дип нәтиҗә ясый район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева.

    1 сентябргә районның 19 мәктәбе һәм аграр көллияттә 1800 укучы исәпләнә, барлыгы 200 укытучы балаларга белем бирә.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: