Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районында терлек азыгы әзерләү кызу темпларда бара

    Авыл хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап, сыйфатлы азык әзерләү өчен бар тырышлыкларын куялар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе кырларда эш барышын күзәтә, җитәкчеләр, механизаторлар белән очраша. - Бүген барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылды. Техника җитәрлек. Һәр кеше эшне җаваплылык тоеп башкара. Безнең максат-сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, - ди район...

    Авыл хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап, сыйфатлы азык әзерләү өчен бар тырышлыкларын куялар. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе кырларда эш барышын күзәтә, җитәкчеләр, механизаторлар белән очраша.

    - Бүген барлык хуҗалыкларда да эш ике сменада оештырылды. Техника җитәрлек. Һәр кеше эшне җаваплылык тоеп башкара. Безнең максат-сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

    Горбунов берләшмәсендә эш тулы куәтенә бара. Дәүләки бүлекчәсенең ферма буенда кырмыска оясын хәтерләтә. Кырдан тугыз техника бер өзлексез туратылган үләнне кайтарып тора. Ике базда Алмаз Сәләхетдинов, Роберт Нәҗмиев, Фәрит Лотфуллин, Ришат Җәләловлар таптатып торалар. Яңа гына унберенче классны тәмамлаучы Әнәс Низамиев махсус катнашма сибеп тора.

    - Бу сенажга дип беренче чабылган люцер. Яңгырдан соң әйләндереп тиешле дәрәҗәгә китереп базга салабыз. "Баксиз-Ж" катнашмасын сибеп таптатабыз. Эш ике сменада оештырылган. Күргәнегезчә техникалар бер секунд та туктап тормыйлар. Бирегә килеп ашаталар. Безнең һәр минутыбыз кадерле, - ди бригадир Ринат Сәлимов.

    Чәтбаш авылыннан Роберт абый Нәҗмиев 70 яшендә булса да җир җимертеп эшләп йөри. Илле елдан артык механизатор булып эшли ул. КА-700 тракторына утырганга да утыз елдан артык. - Яшем җитмештә дип тормыйм тракторыма утырам да иртә яздан кара көзгә кадәр хезмәттә мин. Карчыгым Нурия апагыз тәмле ашлар пешереп каршы ала. Кызларым, кияүләрем, оныкларым белән шатланышып яшибез. Өйдә бик күп терлек асрыйбыз. Ходай сәламәтлекне бирсә эштән туктарга җыенмыйм әле, - ди Роберт абый. Радик абый һәр кайткан техниканы язып теркәп бара.

    - Быел авыру сәбәпле тракторга утыра алмадым. Өйдә ятарга йөрәк түзми, санап булса да торам. Көзгә Алла боерса тракторга утырырмын дип торам. Эшләгәнгә хөрмәте дә, акчасы да бар, - ди тырыш механизатор Радик абый. Алмаз Сәләхетдинов төрле җирләрдә эшләгәннән соң берләшмәгә эшкә кайта. - Өч елдан бирле туган авылымда хезмәт итәм. Чөгендер чәчүдән башладым, көн-төн кырда. Мондагы базлар тулгач икенче бүлекчәгә китәбез. Бик яратып, булсын дип эшлим, - ди ул.

    - Бик эшчән халык яши безнең якларда. Уңышларыбыз да югары булыр, - ди берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: