Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районында “Буран” планы гамәлгә кертелде

    13 январьда район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аның карары белән район территориясендә күпләп кар яву, көчле җил чыгу сәбәпле 11.00 сәгатьтән "Буран" планы гамәлгә кертелде. Шул нигездә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева карары...

    13 январьда район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аның карары белән район территориясендә күпләп кар яву, көчле җил чыгу сәбәпле 11.00 сәгатьтән "Буран" планы гамәлгә кертелде. Шул нигездә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева карары буенча мәктәпләрдә укулар туктатылып, автобуслар балаларны өйләренә тарату оештырылды. "Татавтодор", "Жилкомсервис", мәгариф бүлеге, Апас янгын-коткару часте, газ, элемтә-электр энергиясе белән тәэмин итү оешма-предприятиеләре гадәттән тыш хәл режимына күчерелде. Район эчке эшләр бүлеге, ГИБДД хезмәтләре дә көчәйтелгән эш режимына күчерелеп, юлларда автотранспорт хәрәкәте чикләнде, федерал трасса вакытлыча ябылды. Сүз уңаенда, Казан-Ульян федераль трассасы аша тәүлеккә уртача 1000-1800 төрле автотранспорт чарасы транзиты күзәтелә.

    "Буран" оператив эш планы вакытына Апас вокзалында вакытлы җылыту пункты булдырылды һәм "Апас таңнары" рестораны директоры Лилия Зәйнуллинага биредә кайнар аш-су, чәй өстәле булдыру зарурлыгы җиткерелде һәм йөкләнде. Ихтыяҗ туган очракта "Каратуннефтепродукт" оешмасына юлларда туктап калган автотранспорт чараларын ягулык белән күчмә тәртиптә тәэмин итү бурычы йөкләнде.

    Комиссинең бу-10-2 нче Карары тиешенчә үтәлүне тәэмин итү 106 нчы Апас янгын-коткару часте җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Руслан Ромачковка йөкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: