Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районында ир-ат үрдәк урлап суд каршына баскан

    Көннәр көзгә авышкач җәе буе үстергән кош-кортларыбызны урнаштыру ягын карыйбыз. Күңелле вакытлар, авылларда гөрләтеп каз өмәләре бара һәм һәркем бу өмәләрдә теләп катнаша. Үрдәк-казларны суыткычларга тутыргач, аллага шөкер, исән-имин үсеп үзебезнең кулга керделәр, үзебезгә ашарга язсын, диеп тынычланып калабыз. Бу бик шулай да, әмма районыбызның бер авылындагы хуҗалар иртәрәк сөенмәделәрме...

    Көннәр көзгә авышкач җәе буе үстергән кош-кортларыбызны урнаштыру ягын карыйбыз. Күңелле вакытлар, авылларда гөрләтеп каз өмәләре бара һәм һәркем бу өмәләрдә теләп катнаша. Үрдәк-казларны суыткычларга тутыргач, аллага шөкер, исән-имин үсеп үзебезнең кулга керделәр, үзебезгә ашарга язсын, диеп тынычланып калабыз. Бу бик шулай да, әмма районыбызның бер авылындагы хуҗалар иртәрәк сөенмәделәрме икән?

    1 август төнендә Ф., урта яшьләргә җитеп килүче ир-ат, аракы эчкән хәлдә күршеләренең верандасына үтеп кереп, суыткычтан ике үрдәк түшкәсен урлап чыга. Ләкин эш моның белән генә бетми, ике көннән соң күршеләренең суыткычтагы үрдәкләре аны тагын үзенә тарта башлыйлар. Кабат ике үрдәк түшкәсен урлап чыга ул. 4 август төнендә аек булмаган хәлдә ул янә күршеләре суыткычыннан ике үрдәк түшкәсен эләктерә, тик бу юлы, хуҗаларның уяулыгы аркасында мәкерле гамәлен тормышка ашыра алмый.

    Суд барышында Ф. үзенең гаебен тулысынча танып, үкенүен, башка мондый эшләр кабатланмаячагын белдерде. Ә тиешле җәзаны барыбер алды ул.

    Фото:https://www.google.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: