Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районында рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан 30 кеше штрафка тартылган

    Узган елның 15 ноябрендә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны һәм аны рекламалауны тыючы закон гамәлгә керде, ә 1 июньнән ул тагын да катгыйлангач "тарттык, барыбер тартабыз" диючеләр дә сагаеп калдылар. Закон нигезендә һәр тәмәкечегә дә таләпләр катгый. Тәмәкегә каршы чикләүләр кертү - кешеләр сәламәтлеген кайгырту максатыннан тормышка ашырыла бит. Тәмәкене хәзер...

    Узган елның 15 ноябрендә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны һәм аны рекламалауны тыючы закон гамәлгә керде, ә 1 июньнән ул тагын да катгыйлангач "тарттык, барыбер тартабыз" диючеләр дә сагаеп калдылар.

    Закон нигезендә һәр тәмәкечегә дә таләпләр катгый. Тәмәкегә каршы чикләүләр кертү - кешеләр сәламәтлеген кайгырту максатыннан тормышка ашырыла бит. Тәмәкене хәзер теләсә кайда, теләсә кем каршысына басып "пошкырта" торган заманнар узды. Бина (милек) хуҗалары тәмәке тарту өчен җилләтелүче махсус урын яки ачык һавада махсус мәйданчык ясыйлар. Чөнки законны бозып рөхсәт ителмәгән урында тәмәке тарткан өчен административ җаваплылык каралган. Биналарда, рөхсәт ителмәгән территорияләрдә тарткан өчен 500 сумнан башлап 1500 сумга кадәр штраф салына, балалар мәйданчыкларында тәмәке төтенләтүчеләргә 2-3 мең сум штраф каралган. Ел башыннан рөхсәт ителмәгән урыннарда тәмәке тарткан 30 райондаш штрафка тартылган инде.

    Фото http://yandex.ru/images/search

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: