Апас районында терлек азыгы хәзерләү бара

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү тулы куәтенә бара. Авыл хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап азык муллыгы өчен көрәшәләр. - Бүгенге көндә өч мең тонна печән хәзерләнде, 35800 тонна сенаж салынды. 16600 гектар күпьеллык үләннең 10 мең гектары печәнгә алынды һәм сенажга салынды. "Свияга" агрофирмасының дүрт бүлекчәсендә дә бу эшкә җаваплы карыйлар, тәүлек...
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү тулы куәтенә бара. Авыл хезмәтчәннәре көнне-төнгә ялгап азык муллыгы өчен көрәшәләр.
- Бүгенге көндә өч мең тонна печән хәзерләнде, 35800 тонна сенаж салынды. 16600 гектар күпьеллык үләннең 10 мең гектары печәнгә алынды һәм сенажга салынды. "Свияга" агрофирмасының дүрт бүлекчәсендә дә бу эшкә җаваплы карыйлар, тәүлек әйләнәсе эш тукталмый. Горбунов бүлекчәсе хезмәтчәннәре аеруча тырышлык күрсәтәләр. Бүгенге көндә биредә 14350 тонна сенаж хәзерләнде. Бу күрсәткеч Әлмәндәр бүлекчәсендә 5570 тонна, "Апас" бүлекчәсендә 4170 тонна, Йомралыда 4470 тонна, "Агроактив"та 3500 тонна, Ибраһимов хуҗалыгында 1500 тонна, "Табар"да 1240 тонна тәшкил итә. Кызу темплар белән эшләгәндә 25-26 июньгә сенаж салуны төгәлләргә исәплибез. Шушы чорга кадәр хәзерләнгән печән һәм сенажның сыйфаты барлык таләпләргә туры киләчәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Йомралы бүлекчәсенең Дүртиле бригадасында да сенаж салу тәүлек әйләнәсе туктамый. Төнге смена кичке алтыдан иртәнге алтыга кадәр дәвам итә. Прицеплы "КамАЗ" машиналарында Әсгать Шакиров, Илгизәр Кашафетдинов, Фиргать Салаватуллин, Илдар Өметбаев, Фәнис Яруллин кыр белән сенаж базы арасын бик җитез урыйлар. Аларның туктап сөйләшеп торырга да вакытлары юк. "Әйбәт ашаталар, техника гына җимерелмәсен", - диләр. Кайткан массаны "Амкадор"да Рамил Гашыйгуллин эттереп, Җәүдәт Сөнгатуллин "Фэнд" белән тыгызлап таптатып тора. Хисапчы Рәдис Хәмитов һәр рейсны төгәл язып бара.
- Хәзер яшел масса 237 гектарлы күпьеллык үлән кырыннан кайта. Сыйфаты бик әйбәт. Бу төр терлек азыгын узган елгыдан артыграк хәзерлибез, мөмкинчелегебез бар, - ди идарәче Рәис Салихов.
Хуҗалык бригадиры Дауд Хәмидуллин, куркынычсызлык бүлеге хезмәткәре Валерий Тихонов та азык хәзерләүчеләр янында даими булалар.
- Егетләр бик тырыш бездә. Көндезге сменада хезмәт итүчеләребезне дә мактап туймаслык. Хамис Сибгатов, Илгиз Минһаҗетдинов, Евгений Драгунов, транспортчылар Фирдүс Миңнуллин, Рамил Вафин, Равил Абдуллин, Тәлгать Гарәфетдинов, Рафис Сафиуллин, Ленар Хәмидуллин, Мәсгуть Гарифуллиннар сменага 300 тоннага кадәр масса ташыйлар, - ди Дауд Хәмидуллин горурланып.
Азыгың мул булса, тыныч кышларсың дип юкка гына әйтмиләр. Тәүлек әйләнәсе, булсынга дип тир түгүче авыл эшчәннәренә саулык, иминлек телим.
Гөлзада Гатауллина.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 15:24Наилә Җиһаншина: “Апаста ягымлы, нурлы йөзле халык яши” Районга мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин килде.14200
-
25 февраль 2021 - 12:53Бәйрәм көннәрендә Апас юлларында 3 исерек правасыз калган 19-20 февраль көннәрендә Апас юлларында 3 салмыш шофер юл сакчыларына очраган. Күрәсең, ир-атлар бәйрәмгә алдан ук бик ныклап “әзерләнгән“.29800
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!48900
-
24 февраль 2021 - 11:16Гыйнвар аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 37 литр алкоголь эчемлекләр кулланылыштан алынган Апас районында алкогольле эчемлекләр 83 сәүдә ноктасында сатыла.21600
-
24 февраль 2021 - 09:00Туган телне белү – олы бәхет Район үзәк китапханәсендә “Туган телне белү – олы бәхет“ исемле кичә узды.16700
-
23 февраль 2021 - 16:49Ветераннар хөрмәтләнә Бәйрәм уңаеннан районда яшәүче сугыш ветераннары янына барып, күчтәнәчләр тапшырыла, җылы сүзләр җиткерелә.28900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.47600
-
23 февраль 2021 - 14:31Арабыздан киткән иптәшләремне дә онытмыйм Каратунда яшәүче Зөфәр Гыймадиев та солдат елларында зур сабырлыкка, түземлелеккә, күргәннәрне эчкә йотарга өйрәнә.30300
-
23 февраль 2021 - 13:44Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов: "Кыенлыклар да, югалтулар да булды..." Заготзерно бистәсендә яшәүче, Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов та бәйрәмгә ел саен зур дулкынлану белән килә.31200
-
23 февраль 2021 - 13:40"Хоккей һәркем өчен" Салкын декорацияләргә карамастан, хоккей-спортның иң кайнар төре. Музыка яратучылар шуны белә: тере чыгышта булудан да тәэсирлерәк нәрсә юк. Хоккей белән дә шулай ук: матчта булып, кемнең дер битараф калуын күз алдына да китереп булмый.20000
-
20 февраль 2021 - 11:36Новости "Апас хәбәрләре " 22.02.2021
-
20 февраль 2021 - 11:36Новости "Апас хәбәрләре " 22.02.2021
-
23 февраль 2021 - 04:30
-
25 февраль 2021 - 12:04Юлда калган гаилә ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәтлеРайонның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары аеруча салкын көннәрдә һәрчак юлда булырга тырышты.32100
-
24 февраль 2021 - 16:5917 яшүсмер тәүге тапкыр паспортлы булдыРайон хакимияте бинасында 14 яше тулган егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.37200
-
24 февраль 2021 - 10:05Сәрмәдия Зиннәтуллина: “Кул эшләре булса, дару да кирәкми“Кормаш авылында яшәүче Сәрмәдия апа Зиннәтуллина бик яратып кул эшләре белән шөгыльләнә.19500
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.90900
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?86100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!48900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.47600
-
24 февраль 2021 - 16:5917 яшүсмер тәүге тапкыр паспортлы булды Район хакимияте бинасында 14 яше тулган егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.37200
-
23 февраль 2021 - 09:48Ут эченнән дә исән-сау кайтырга насыйп булды Чирмешән авылында яшәүче Марсель абый Зыятдинов армиягә киткәнче үк “ЗИЛ“ һәм “КамАЗ“ машиналарын иярли.34200
-
25 февраль 2021 - 12:04Юлда калган гаилә ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәтле Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары аеруча салкын көннәрдә һәрчак юлда булырга тырышты.32100
-
23 февраль 2021 - 13:44Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов: "Кыенлыклар да, югалтулар да булды..." Заготзерно бистәсендә яшәүче, Кызыл Йолдыз ордены иясе Марат Мөхетдинов та бәйрәмгә ел саен зур дулкынлану белән килә.31200
-
23 февраль 2021 - 14:31Арабыздан киткән иптәшләремне дә онытмыйм Каратунда яшәүче Зөфәр Гыймадиев та солдат елларында зур сабырлыкка, түземлелеккә, күргәннәрне эчкә йотарга өйрәнә.30300
-
25 февраль 2021 - 12:53Бәйрәм көннәрендә Апас юлларында 3 исерек правасыз калган 19-20 февраль көннәрендә Апас юлларында 3 салмыш шофер юл сакчыларына очраган. Күрәсең, ир-атлар бәйрәмгә алдан ук бик ныклап “әзерләнгән“.29800
-
23 февраль 2021 - 16:49Ветераннар хөрмәтләнә Бәйрәм уңаеннан районда яшәүче сугыш ветераннары янына барып, күчтәнәчләр тапшырыла, җылы сүзләр җиткерелә.28900
-
23 февраль 2021 - 09:55Әфганстан территориясе буенча йөк ташыдык Рафик абый Шиәхмәтов Төркмәнстан якларында туып-үскән. 1985нче елда хәрби хезмәткә алына. Кабул шәһәрендә автомобиль гаскәрләрендә шофер булып хезмәт итә ул.27800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика