Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районында җыеннар булды

    Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены Зур Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүрибураш авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы икътисади күрсәткечләр , алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде....

    Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены Зур Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүрибураш авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы икътисади күрсәткечләр , алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Әлеге зонада агрофирма ярдәме белән халыкка пай җирләренә икмәк, печән, салам бирелгән. Зур Күккүз авылы халкы яңа гына төзекләндерелгән искиткеч матур клуб өчен җитәкчеләргә рәхмәтләрен ирештерделәр.

    Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары Иске Йомралы, Ишеево, Табар Черкене, Болынбалыкчы авыл җирлекләрендә дәвам итте. Анда җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгындагы икътисади күрсәткечләр , алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: