Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас районының 57 сайлау участогында да сайлаучылар активлык күрсәтте

    Кичке сәгать дүрткә 93 процент сайлаучы участокларга килеп, гражданлык бурычын үтәде. Төп агым иртәнге сәгатьләрдә булды. Халык эшкә тотынганчы, барасы җиренә кузгалганчы сайларга ашыкты. Сайлауга үз аякларында килә алмаучыларның исемлеге дә сайлау комиссиясенә билгеле. Аларның һәрберсенең өенә бардылар. Чүрибурашта яшәүче, әле күптән түгел генә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәһимә...

    Кичке сәгать дүрткә 93 процент сайлаучы участокларга килеп, гражданлык бурычын үтәде. Төп агым иртәнге сәгатьләрдә булды. Халык эшкә тотынганчы, барасы җиренә кузгалганчы сайларга ашыкты.

    Сайлауга үз аякларында килә алмаучыларның исемлеге дә сайлау комиссиясенә билгеле. Аларның һәрберсенең өенә бардылар. Чүрибурашта яшәүче, әле күптән түгел генә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәһимә әби Баһаветдинова да комиссия әгъзаларын да дулкынланып көтеп алды. Дөньяви хәлләр белән хәбәрдар әбиебез бик теләп үз тавышын бирде.

    - Телевизор, радиодан яңалыклар белән танышып торам. Һәр уңыш өчен сөенәм. Бүгенге тормыштан бик канәгатьмен. Яшәгән саен яшисе килә. Илләр-көннәр генә имин булсын. Тыныч тормышыбыз өчен тавыш бирдем. Миңа игътибарлы булганнары өчен рәхмәт, - ди йөзьяшәр әби.

    102 яшьлек Зәйнәп әби Ибраһимова да сайлау комиссиясе әгъзаларын берәм-берәм аркаларыннан сөеп каршы алды. Өенә килүләрен үзенә зур хөрмәт итеп кабул итте.

    - Өйдәгеләр бәйрәмгә киткәндәй киттеләр. Бездә бит әле икеләтә бәйрәм. Бүген оныгымның баласы туды. Үзебез дөньяның ачысын-төчесен күп күрдек. Яшьләр бәхетле яшәсен дип тавыш бирдем, - ди акъәби.

    Район мәдәният йортының "Замандаш" төркеме сайлау участокларында булып, дәртле җыр-көйләре белән сайлаучыларны ял иттерде. Шулай ук мәктәп укучылары да үзләренең чыгышларын әзерләгәннәр иде.

    - Бүген иртәдән үк торып, мәктәбемә килдем. Башкарачак җырларның да иң матурларын сайладым. Безнең чыгышлар сайлауга килүчеләргә бик ошады, - ди Ильмира Сәлимуллина.

    Сайлау участокларында район эчке эшләр бүлеге, ДНД, гадәттән тыш хәлләр бүлекчәсе хезмәткәрләре кизү торалар.

    - Әлеге минутка бер генә Закон бозу, тәртипсезлек очрагы теркәлмәде. Халык бердәм килә, бу вакыйганың мөһимлеген аңлый, үзе ышанган кешегә тавыш бирә, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Шәрәфуллин.

    Апастан Суфия Габитова белән Әлфинур Габдрахманова да сайлауга бик теләп килделәр.

    - Өлкән яшьтәге кешегә аралашу кирәк. Бүген никадәр кеше күрдек, сөйләштек, тәмле чәйләр белән сыйландык, - диләр алар.

    Рәисә Рамазанова сайлауга уллары Рафис һәм Ранис белән килде.

    - Миннән артык алар көтте. Сабыйлар өчен дә бәйрәм бүген. Коймак, шашлык белән сыйланып бик канәгать калдылар, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: