Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас рәссамнары

    -Авылыбызның күренекле кешеләре рәтенә мин үзешчән рәссамнарны да кертәм,-ди Апас музее директоры Рәмис Ногманов.- Бер бик сәләтле авылдашым Альберт Заһидуллин Волгоградта Мамай курганындагы "Ватан-ана" илаһи биек скульптураның кылычын реставрацияләүдә катнаша. Бернинди махсус белеме булмаса да, беркайчан да киндергә майлы буяу белән рәсем ясавын ташламый. Натюрмортлары, табигать күренешләре аеруча матур килеп...

    -Авылыбызның күренекле кешеләре рәтенә мин үзешчән рәссамнарны да кертәм,-ди Апас музее директоры Рәмис Ногманов.- Бер бик сәләтле авылдашым Альберт Заһидуллин Волгоградта Мамай курганындагы "Ватан-ана" илаһи биек скульптураның кылычын реставрацияләүдә катнаша. Бернинди махсус белеме булмаса да, беркайчан да киндергә майлы буяу белән рәсем ясавын ташламый. Натюрмортлары, табигать күренешләре аеруча матур килеп чыга. Шишкинга ияреп, йөзләгән нөхсәдә кыр-урман күренешләрен күчереп ясый. Берсе Борнаштагы йортында эленеп тора. Аннан, никтер чоланга чыга. Кар-яңгырга эләгеп ямьсезләнә. Миңа шул хәл билгеле булгач, хуҗалардан сорап, аны музейга алып кайттым. Башта яхшылап киптердем, ертык җирләрен ямап, рамга яңадан тарттырдым да тәвәкәлләп реставрация эшенә тотындым. Ярыйсы гына килеп чыкты. Альберт Заһидуллинның мин яңарткан "Шишкин урманы" картинасы хәзер музееебыз бизәге. Янәшәсендә Борнашның тагын бер бик сәләтле үзешчән рәссамы Габдулла Абзаловның "Беренче буразна" картинасына да урын табылды. Килегез, күрегез безнең сәләтле якташларның эшләрен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: