Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас Сабантуенда 21 ат чабышка чыкты

    Быелгы ат чабышына 5 җигүле ат һәм 16 чабыш аты чыкты. Елдагыча, җайдаклы нәселле юртаклар һәм гади авыл атлары аерым ярыштырылды. Беренче категориядә финиш сызыгын Карамасардан Буа ветеринария техникумында укучы студент, 17 яшьлек Илмир Сәлимгәрәев иярләгән "Королева" кушаматлы ат беренче булып үтте. Икенче урында да шушы ук авылдан 40 яшьлек...

    Быелгы ат чабышына 5 җигүле ат һәм 16 чабыш аты чыкты. Елдагыча, җайдаклы нәселле юртаклар һәм гади авыл атлары аерым ярыштырылды. Беренче категориядә финиш сызыгын Карамасардан Буа ветеринария техникумында укучы студент, 17 яшьлек Илмир Сәлимгәрәев иярләгән "Королева" кушаматлы ат беренче булып үтте. Икенче урында да шушы ук авылдан 40 яшьлек җайдак-ферма мөдире Ибраһим Хәмидуллин. Ул үзенең "Красотка" аты белән бик матур күрсәткеч яулады. Өченче урында Иске Йомралы авылыннан 40 яшьлек җайдак, гади терлекче Фәнил Гайнетдинов. Аның "Карлыгач"ы тамашачалар мәхәббәтен дә яулады, стартта арттарак калса да, финиш сызыгына якынлашканда бик матур ыргылыш ясады. Икенче төркемдә чапкан атлар арасында финишны беренче булап, "Тургай" аты белән Чирмешәннән 18 яшьлек Нәфис Әхмәдуллин үтте. Җайдак үзе Апас көллиятендә укый. Икенче урында үзенең "Стрелка" сы белән 39 яшьлек дәүләкиле Александр Быков. Өченче булып финиш сызыгын Йомралыдан 38 яшьлек җайдак Рафис Гайнетдинов үтте. Аның 4 яшьлек "Камил" кушаматлы аты киләсе Сабантуйларда беренче булып килерлеге бар, диделәр ат чабышлары җанатарлары.

    Елдагыча чабышкы атлар Сабантуй ипподромындагы 1250 метрлык дистанцияне ике, ә гади авыл атлары бер әйләнештә узды. Ат чабышы башлангач, бар халык шунда күченде. Милли бизәгебез-Сабантуйларның йөзек кашы ул ат чабышы, аның күрке һәм дәрәҗәсе югалмасын иде. Җиңүче җайдаклар, иң соңыннан килгән атларга бүләк бирү тантанасы исә үзәк мәйданда үтте.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: