Апас сәхнәсендә – финанс хезмәткәрләре
Районда хезмәт коллективларының иҗат чыгышлары дәвам итә.
(20 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бу юлы сәхнә түрендә финанс хезмәткәрләре булды. Финанс министрлыгы казначылык департаментының Апас районы бүлеге, районның финанс-бюджет палатасы, үзәкләштерелгән исәп-хисап казна оешмасы коллективлары Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедиясен тамашачыга тәкъдим итте.
Апас тамашачысы үзешчән башкаручыларны аеруча да үз итә. Коллективларның чыгышларын көтеп ала, зал тутырып килә, алкышларга, чәчәкләргә күмә.
Сәхнәдә тормыш чынбарлыгы, гаилә мөнәсәбәтләре, яшьләрнең тормышка, туган телләренә мөнәсәбәтләре чагылыш тапты. Финанс хезмәткәрләре барысын да үтемле итеп тамашачыга җиткерә белде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев