Апас сәхнәсендә кешелекле һәм игелекле һөнәр ияләре
Апаста хезмәт коллективларының иҗат концертлары дәвам итә.
(6 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бу юлы сәхнә түрендә социаль яклау идарәсе, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, социаль фонд һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективлары иде.
Чит кеше борчуларын үз итеп, янәшәделәргә күңел җылысын, өмет өләшүче һөнәр ияләренең чыгышлары да мәрхәмәт һәм игелек чаткылары белән тулы, уйланырга мәҗбүр итәрлек иде. Җырлады да, биеде дә, тормышчан өзекләр дә күрсәтте алар. Хезмәт вазифасындагы кебек үк сәхнәдә дә сынатмадылар.
Зал тутырып килгән тамашачы чәчәкләргә, алкышларга күмде үзләрен. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова уңышлы чыгыш ясауларын билгеләп үтте һәм рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев