Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас сайлау участокларында иминлекне 53 полиция хезмәткәре, 57 ДНД әгъзасы, 57 МЧС хезмәткәре тәэмин итә

    Сайлау участокларында иминлекне 53 полиция хезмәткәре, 57 ДНД әгъзасы, 57 МЧС хезмәткәре тәэмин итә. Барлык участокларда да алар кизү тора. Шулай ук "Бердәм Россия", КПРФ, "Справедливая Россия", ЛДПР партияләреннән билгеләнгән күзәтүчеләр эшли. - Әлегә кадәр бер генә участоктан да тәртип бозу очрагы хәбәр ителмәде. Башка еллардагыча сайлаулар тыныч үтәр дип...

    Сайлау участокларында иминлекне 53 полиция хезмәткәре, 57 ДНД әгъзасы, 57 МЧС хезмәткәре тәэмин итә. Барлык участокларда да алар кизү тора. Шулай ук "Бердәм Россия", КПРФ, "Справедливая Россия", ЛДПР партияләреннән билгеләнгән күзәтүчеләр эшли.
    - Әлегә кадәр бер генә участоктан да тәртип бозу очрагы хәбәр ителмәде. Башка еллардагыча сайлаулар тыныч үтәр дип ышанам. Мин үзем дә сайлау участогы ачылу белән иң беренчеләрдән булып тавыш бирдем. Республикабызның, төбәгебезне үсешенә битараф булмаган кеше, һичшиксез, сайлауга бара һәм үз сүзен әйтә. Тырышып эшлибез, матур итеп яшибез, кайда гына булсак та, республикабыз белән горурланып, туган ягыбызны сагынып кайтабыз. Бердәмлек безгә һәрчак кирәк, бу юлы да сынатмабыз, - диде район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча җитәкче урынбасары Фәнис Шәрәфуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: