Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас, синең улларың

    -Улыбыз Алмаз Апас урта мәктәбен тәмамлагач, район башлыгы юлламасы белән 2011 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга кергәч, бик шатландык,-диләр Апастан Тәлгать белән Фәния Гәрәевлар. -Олы Бакырчыдан тагын бер туганыбыз Рөстәм һәм Гөлгенә Зәйнетдиновларның уллары Руслан да шунда укыды. Алмазыбыз хәзер алтынчы курста инде. Фәнни җитәкчесе, медицина фәннәре докторы, профессор...

    -Улыбыз Алмаз Апас урта мәктәбен тәмамлагач, район башлыгы юлламасы белән 2011 елда Казан дәүләт медицина университетына укырга кергәч, бик шатландык,-диләр Апастан Тәлгать белән Фәния Гәрәевлар. -Олы Бакырчыдан тагын бер туганыбыз Рөстәм һәм Гөлгенә Зәйнетдиновларның уллары Руслан да шунда укыды. Алмазыбыз хәзер алтынчы курста инде. Фәнни җитәкчесе, медицина фәннәре докторы, профессор Миролюбов, курсташы Вячеслав Аверьянов белән йөрәк-кан юллары авыруларын кисәтү һәм дәвалау өлкәсендә максатчан эшләп, тәүге фәнни ачышын ясады.

    Инде яшь галимнең үзен сөйләтик.

    -Минем әти хәрби атом су асты көймәсендә хезмәт итеп отставкага чыкты. Аннан Апас хастаханәсендә электрон приборлар, җиһазлар буенча белгеч булып эшләде. Әнием шунда ук хисапчы-икътисадчы иде. Пенсиягә чыккач, әти йөрәк авыруыннан зарлана башлады. Аннан Казанда йөрәгенә операция ясадылар. Шуннан медицинаның шушы юнәлеше белән кызыксына башладым. Яңа туган сабыйларда кайчакта яши башлавының беренче көнендә үк йөрәк-кан юллары авырулары ачыклана. Кан юлларын ачу, киңәйтү операцияләрен хәзерге медицина казанышларын, югары фәнни технология кулланып, сабый балаларга да бик уңышлы ясыйлар. Тик шунтлау, стентлау вакытында кулланылган кан юлларын киңәйткечләрне организм үскән саен алыштырырга кирәк. Ә бу тагын операция өстәле, наркоз, стресс дигән сүз. Бик күп махсуслашкан журнал, китаплар укып, Интернетны актарып организмда "йотылып", үзе дә аның белән бергә даими үсештә булган стент-шунтлар, кан тамырларын киңәйкечләр ясау мөмкинлеге булуына инандым. Профессор Леонид Михайлович Миролюбов, минем кебек үк эзләнүчән һәм максатчан курсташым Вячеслав Аверьянов белән бергәләп икенче курстан башлап университет, хирургия клиникасы лабораторияләрендә фәнни эзләнүләр, тәҗрибәләр башлап җибәрдек. Республика балалар клининкасы җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Рафаэль Фирнаял улы Шәвәлиев, Казан дәүләт ветеринария академиясе профессоры, биология фәннәре докторы Руфия Габделхәй кызы Кәримова, Казан Федераль Университетының медицина, фундаменталь биология институты профессоры, медицина фәннәре докторы Андрей Павлович Киясовка мин аеруча рәхмәтле. Бу олпат галимнәр мине фән юлына җитәкләп алып керде. Безнең фәнни ачышның нигезендә заманча биохимия механизмы ята. Аңа патент алу өчен Мәскәү икътисад һәм интеллектуаль милек дәүләт хезмәте һәм институтында заявкаларыбызны берсүзсез кабул иттеләр. Мин белем алган университет ректоры Алексей Станиславович Созинов бер эшлекле очрашуда бу хакта Татарстан Президентына да белдергән. Слава белән мине Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Шунда күрдем һәм белдем, Илбашы бөтенесеннән хәбәрдар һәм киңкырлы шәхес- безнең төркемгә төрле яклап дәүләт ярдәме бирелде. Тәҗрибәләрне Казан авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы ветеринария академиясендә үстерелгән дуңгыз балаларында үткәрәбез, Татарстан Президенты, Хөкүмәт карарлары буенча фәнни тикшеренүләрне тәэмин ителеш супер!

    Алмаз белән очрашуны редакциядә билгеләгән идем-кечкенә генә бер кейска чак сыйган Диплом-Грамота, Рәхмәт хатлары, патент документларын карап-тикшереп чыгу өчен генә дә ярты сәгать вакыт кирәк булды. Алмаз Гәрәев катнашкан Татарстан, Идел буе федераль округы, Россиякүләм һәм халыкара студентлар, яшь галимнәр конференцияләре, съезд-Форумнарга чакырулар һәм катнашулар саны инде егермедән артып киткән. Россия Президенты Аппаратыннан да чакыру бар алар арасында. 23 яшьлек апаслы Алмаз Гәрәев тиздән Владимир Путинга да үз ачышы турында тәфсилләп аңлатачак, афәрин, якташ!

    Саубуллашканда Алмаз кыенсынып кына мәктәп елларында фәннәр дөньясына алып кергән Апас мәктәбе укытучыларына күп итеп рәхмәтен җиткерүемне сорады. Яшь, булачак галим Гәрәевның бу теләген рәхәтләнеп үтибез.

    Һәм тагын сере белән бүлеште ул-сентябрь аеннан Алмаз үзенең кандидатлык эшен яза башлаячак-уңышлар аңа!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: