Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныфын 28 бала тәмамлады

    -Апас сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныфын быел 28 бала тәмамлады,-ди аның директоры Фатыйх Хисамов. -15 бала хореография, 9 бала рәсем-графика, 3 бала баян, 1 бала фортопьяно бүлекләрендә укып, аларга тантаналы шартларда 26 майда таныклыклар тапшырылды. Сәнгать мәктәбе фойесында бу көнне "Соңгы кыңгырау"га килүчеләрне аеруча сәләтле яшь рәссамнар Камилә Вәлиева, Зилә Хәйруллина,...

    -Апас сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныфын быел 28 бала тәмамлады,-ди аның директоры Фатыйх Хисамов. -15 бала хореография, 9 бала рәсем-графика, 3 бала баян, 1 бала фортопьяно бүлекләрендә укып, аларга тантаналы шартларда 26 майда таныклыклар тапшырылды. Сәнгать мәктәбе фойесында бу көнне "Соңгы кыңгырау"га килүчеләрне аеруча сәләтле яшь рәссамнар Камилә Вәлиева, Зилә Хәйруллина, Миләүшә Галиуллина һәм башкаларның рәсемнәре күргәзмәсе каршы алды.

    2016-2017 уку елларына сәнгать мәктәбенә укучылар кабул итү башланды. Гаризаларны сентябрь аена кадәр кабул итәбез, килегез, сәнгать яратучы бала дөньяның, яшәүнең тәмен аңлый, матурлык һәм яхшылыкка омтыла.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: