Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас телевидениясе IP-TV күчте

    "Апас хәбәрләре" телекомпаниясенең шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина соңгы яңалыклар белән таныштыра: хәзер тапшыруларны гади антенна ярдәмендә генә түгел, ә цифрлы телевидение аша да карап була. Ул менә тагын ниләр сөйләде: - "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе 2008 елдан бирле эфирга чыга. Шушы еллар дәвамында ул тормышның мөһим өлешенә әйләнде. Районкүләм чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар,...

    "Апас хәбәрләре" телекомпаниясенең шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина соңгы яңалыклар белән таныштыра: хәзер тапшыруларны гади антенна ярдәмендә генә түгел, ә цифрлы телевидение аша да карап була. Ул менә тагын ниләр сөйләде:

    - "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе 2008 елдан бирле эфирга чыга. Шушы еллар дәвамында ул тормышның мөһим өлешенә әйләнде. Районкүләм чаралар, бәйрәмнәр, очрашулар, кызыклы шәхесләр һәм башкалар - болар барысы да җирле телевидениедә чагылыш таба. "Апас хәбәрләре" һәм "Күңелем түрендә" тапшырулары аша райондашларыбызның тормыш-көнкүреше, шатлыгы-сөенече белән уртаклашыла, төбәгебезнең сулышы белән таныштырыла.

    Апаслылар өчен яңа шатлыклы хәбәр! Хәзер тапшыруларны гади антенна ярдәмендә генә түгел, ә цифралы телевидение аша да карап була. Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин, республиканың "Таттелеком" оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән җитди сөйләшүләр алып барды, аның исеменә күпсанлы хатлар юллады. Әлеге сөйләшүләрнең нәтиҗәсе - район халкы өчен гынә түгел, ә гомумән, бөтен Татарстан Республикасы территориясендә "Апас хәбәрләре" телеканалы барлыкка килде. Булдырылган әлеге зур мөмкинлек өчен, барлык Апас халкы исеменнән олы рәхмәтемне район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, Республиканың "Таттелеком" оешмасы генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга ирештерәбез. Гади халыкның эчкерсез рәхмәте, җитәкчеләр өчен иң зур бәя ул!

    Шулай ук, телевидениегә оптика-җепселле линия сузуда, IP-TV телевидениесе өчен җиһазлар урнаштыруда ярдәм иткән Апас РУЭС оешмасы җитәкчесе Дамир Насибулинга, әлеге оешмада эшләүче хезмәткәрләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

    Районда телевидениегә бәйле тагын проблема хәл ителде. Апас районының Кече һәм Олы Болгаер, Борнаш, Әҗем, Дәвеш авыллары халкы җирле телевидениене 8 ел дәвамында карый алмый яшәде. Бүген әлеге авылларга да сыйфатлы телевидение килде. Районда 3000 меңгә якын "Летай-ТВ" абоненты бар. Бер гаиләдә 3-4 кеше яши дип исәпләсәк тә, бүгенге көндә "Апас хәбәрләре" тапшыруларын 10 меңнән артык кеше карый ала дигән сүз. Бу - зур нәтиҗә! Шунысын да искәртик, төбәгебездә гади антенна белән карый торган (аналоговый) телевидение дә кала.

    "Апас хәбәрләре" телеканалын ничек табарга? дигән сорауга җавап түбәндәгечә: моның өчен иң мөһиме IP-TVның "Летай-ТВ" абоненты булу кирәк. Республикакүләм телеканаллар арасында "Апас хәбәрләре" телеканалын табабыз. Җирле телевидение дүшәмбе һәм җомга көннәрендә кичке 17:30 минуттан алып 18:30 кадәр эфирга чыга. Апастамы сез, Казандамы, Чаллыдамы, Сабадамы, Актаныштамы, Кайбычтамы, Тәтештәме, гомумән, Татарстанның теләсә кайсы ноктасында безне карарга мөмкин. Эфирга чыгу 2013нче елның 20 маенда бирелгән таныклык ярдәмендә башкарыла. Трансляция территориясе: Татарстан Республикасы диелгән.

    Без сезнең өчен эшлибез! "Апас хәбәрләре" белән бергә булыгыз!!!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: