Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас теплицасында кыяр күптән өлгерде, гөлләр дә шау чәчәктә

    Апаста Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада 50 мең төп кыяр, 700 мең төп лалә чәчәге, 1 миллион төп берьеллык чәчәкләр, ун мең данә чүлмәкле чәчәкләр, яшел үләннәр, тәмләткечләр үстерелә. Биредә тормыш та кырмыска оясын хәтерләтә. Иртән килү белән һәркем үз эшенә керешә. Кемдер кыяр җыя, кемдер чәчәкләргә су сибә, кайсыберләре үсентеләр...

    Апаста Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада 50 мең төп кыяр, 700 мең төп лалә чәчәге, 1 миллион төп берьеллык чәчәкләр, ун мең данә чүлмәкле чәчәкләр, яшел үләннәр, тәмләткечләр үстерелә.

    Биредә тормыш та кырмыска оясын хәтерләтә. Иртән килү белән һәркем үз эшенә керешә. Кемдер кыяр җыя, кемдер чәчәкләргә су сибә, кайсыберләре үсентеләр күчерү белән мәшгуль. Температураны, дымлылыкны карап тору да хезмәт вазыйфасына керә. Хезмәткәрләрнең кулларына күз иярми, барысын да белеп, яратып эшлиләр. Биредәге матурлыкка да сокланмый мөмкин түгел. Чәчкәләрнең ак, кызыл, аллары, зәңгәр һәм шәмәхәләре күзне иркәли, күңелгә җәй сулышы өрә. Кыярлар сап-сары чәчәктә утыра, алар янәшәсендә бал кортлары уйнаклап оча. Инде өлгергән кыярлар авыз суларын китереп, мине өз дә, авыз ит дигәндәй күзгә ташлана.

    Лилия Зәйнуллина эшен үзенең якыннары белән 2500 төп кыяр утыртудан башлаган булса, бүген 31 кешене даими эш урыны белән тәэмин итә. Районыбызны матур, гүзәл итүдә дә аның өлеше зур. Һәр ел саен аның кул һәм йөрәк җылысын тоеп үскән чәчкәләр Апас урамнарында, оешма-предприятиеләр янәшәсендә үз урынын ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: