Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас-Тәтеш юл киселешендә яңа автобус тукталышы булачак

    -Казан-Ульяновск федераль автотрассасының Әнәле чатында зур төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә. Аның Тәтешкә китә торган бер чакрымлык өлешен җиргә кадәр сүтеп, яңабаштан киңәйтеп салдык. Ике урынга бик ышанычлы су агу корылмалары куелды. Барлык эшләр төгәлләнгәч, Дүртиле ягына борылган җирендә яңа юлга бик матур автобуслар тукталышы урнаштырылачак,-ди Апас районара юл төзелеше...

    -Казан-Ульяновск федераль автотрассасының Әнәле чатында зур төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә. Аның Тәтешкә китә торган бер чакрымлык өлешен җиргә кадәр сүтеп, яңабаштан киңәйтеп салдык. Ике урынга бик ышанычлы су агу корылмалары куелды. Барлык эшләр төгәлләнгәч, Дүртиле ягына борылган җирендә яңа юлга бик матур автобуслар тукталышы урнаштырылачак,-ди Апас районара юл төзелеше оешмасы баш инженеры Илдар Хәйбуллин. -Эшче кабул итү комиссиясе юл мастеры Михаил Иванов бригадасы эшен югары сыйфатлы дип бәяләде.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: