Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас укучы балаларына полицейскийлар бүләк таратты

    Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре менә инде унынчы ел авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларны ачыклап, "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә актив катнашалар. Быел шундый алты баланы, аларның әти-әниләре, туганнарын район эчке эшләр бүлегенә 31 августта кунакка чакырдылар. Балаларга берәр мең сумлык мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары бүләк ителде. Район эчке эшләр бүлеге...

    Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре менә инде унынчы ел авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларны ачыклап, "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә актив катнашалар. Быел шундый алты баланы, аларның әти-әниләре, туганнарын район эчке эшләр бүлегенә 31 августта кунакка чакырдылар. Балаларга берәр мең сумлык мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары бүләк ителде.

    Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, балигъ булмаганнар эше һәм бала хокукларын яклау инспекторы Рания Михайлова бу чараның дәвамлы булачагын һәм полицейский Кыш Бабай белән Кар Кызының Яңа ел алдыннан ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр һәм балалар янына бүләкләр алып барачакларын белдерделәр.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: