Апас укучылары балчыкка язып карадылар
Мәдәният елы уңаеннан район үзәк китапханәсендә Күккүз авылы китапханәчесе Галия Җәләлиева "Чорларны бәйләүче" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Бу чарага Апас мәктәбенең 4 "А" һәм "Б" сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар "Китап музее" белән танышып, элеккеге китап язу серләренә төшенделәр, балчыкка, ташка, тактага, тузга язып карадылар. Иң кызыгы каз канаты...
Мәдәният елы уңаеннан район үзәк китапханәсендә Күккүз авылы китапханәчесе Галия Җәләлиева "Чорларны бәйләүче" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Бу чарага Апас мәктәбенең 4 "А" һәм "Б" сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар "Китап музее" белән танышып, элеккеге китап язу серләренә төшенделәр, балчыкка, ташка, тактага, тузга язып карадылар. Иң кызыгы каз канаты белән язу булды. Укучылар очрашудан канәгать булып таралдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев