Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас укучылары экскурсиядә булды. Кая?

    Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 2А классы укучылары районның янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар. Биредә алар гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков, янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев белән очраштылар. Укучылар янгын сүндерүче абыйларының эш тәртибе белән таныштылар, киңәшләрен тыңладылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер...

    Апас урта мәктәбенең Гөлшат Насретдинова җитәкчелегендәге 2А классы укучылары районның янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар. Биредә алар гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков, янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев белән очраштылар. Укучылар янгын сүндерүче абыйларының эш тәртибе белән таныштылар, киңәшләрен тыңладылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кабат хәтерләрендә яңарттылар. Янгын сүндерү машинасына утыру, киемнәрен киеп карау балаларга аеруча ошады. Янгын сүндерүче һөнәренең никадәрле кирәкле һәм әһәмиятле булуын, батырлык таләп итүен аңлап, биредә эшләүчеләргә сокланып кайтты алар һәм барысы да бер аваздан: "Мин үскәч янгын сүндерүче булам", - диделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: