Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас урамнарын шүрәлеләр басты

    Тутай авылы егете, яшь балта остасы Радик Хаҗиакберов үзе дә шунда тәрбияләнгән туган авылы балалар бакчасына агачтан юынып әнә шундый хәрәкәтләнә торган "Шүрәле" сыны бүләк итте. -Тукайның тууына 130 еллыгында "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясендә шундый актив катнашып үз өлешен керткән ир-егетләр, әти-әниләргә бик зур рәхмәт,-ди бакча мөдире Гөлгенә Мөхәммәтгалиева һәм...

    Тутай авылы егете, яшь балта остасы Радик Хаҗиакберов үзе дә шунда тәрбияләнгән туган авылы балалар бакчасына агачтан юынып әнә шундый хәрәкәтләнә торган "Шүрәле" сыны бүләк итте.

    -Тукайның тууына 130 еллыгында "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясендә шундый актив катнашып үз өлешен керткән ир-егетләр, әти-әниләргә бик зур рәхмәт,-ди бакча мөдире Гөлгенә Мөхәммәтгалиева һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева. Тукай шигырләре буенча Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә һ.б. сыннары Апаста 25 августта уздырылган урам күчмә күргәзмәсенә дә куелган иде. Апаслылар, конференция кунаклары алар белән бик озаклап һәм бик кызыксынып таныштылар. Сез дә күрегез һәм иң матурын бәяләгез. Иң күп балл җыйган балалар бакчасы коллективына район мәгариф бүлегенең махсус бүләге бар!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: