Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова Сингапурга укыту һәм тәрбия системасын өйрәнергә барды

    Республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге 22 кешелек делегация Сингапурга укыту һәм тәрбия системасын өйрәнергә барды. Алар арасында Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова да бар иде. 7 көнлек эшлекле сәяхәт нинди тәэсирләр белән тәмамланды? Анда алган тәҗрибәне киләчәктә кулланып булырмы? Бездәге белән Сингапур системасының аермасы зурмы? Әңгәмәбез...

    Республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге 22 кешелек делегация Сингапурга укыту һәм тәрбия системасын өйрәнергә барды. Алар арасында Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова да бар иде. 7 көнлек эшлекле сәяхәт нинди тәэсирләр белән тәмамланды? Анда алган тәҗрибәне киләчәктә кулланып булырмы? Бездәге белән Сингапур системасының аермасы зурмы? Әңгәмәбез шул хакта:

    - Гүзәлия Сәгыйтовна, ни өчен нәкъ менә Сингапур методы өйрәнелә?

    - Белем дәрәҗәсе буенча Сингапур бөтен дөньяда икенче урында тора. Анда укучылар атнага биш көн, иртәнге сигездән, кичке бишкә кадәр укыйлар. Класста - 30-40 бала. Белемне җиңел үзләштерүче балалар - 10, авыррак үзләштерүчеләр 12 ел белем алалар. Дәресләрдә укытучы аз сөйләп, күбрәк эшчәнлекне укучыга тапшыра. Көннәр буе бер үк фән укып, зур-зур проектлар яклаган очраклар да җитәрлек. Һәр уку көне гимн җырлаудан башлана. Шулай ук һәр җирдә патриотлык хисе тәрбияләүче, үз-үзеңә ышаныч тудыручы, белем дәрәҗәсен күтәрергә этәргеч бирүе канатлы сүзләр, палакатлар эленгән.

    - Сез читтә күргәннәрне киләчәктә бездә кулланып булырмы?

    - Без Халыкара мәгариф стандартлары буенча инде бер ел эшлибез. Өстенлекле мәктәпләр арасында кыю адымнар белән атлыйбыз. Ләкин өйрәнү беркайчан да комачауламый. Сингапурда күргәннәрнең барысын да кулланмасак та, аларны үзебезгә яраклаштырып эшләргә, тәҗрибәбезне башка мәктәпләр белән дә уртаклашырга тиеш булабыз. Балалар без туган җиребезгә ниндидер файда китерергә тиеш дигән аң белән үсәргә тиеш.

    - Ә шулай да күбрәк нәрсәгә өстенлек бирер идегез?

    - Балаларны бар яктан да иҗади якын килеп укытуга игътибар тагын да артыр дип уйлыйм. Шулай ук укучыларны төркемләп эшләргә өйрәтү, фикерне тыңлап, анализлап, нәтиҗә ясавына ирешү бик мөһим. Баланың үз фикере булырга тиеш. Сингапурда төркемләп эшләргә балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр. Тагын бер мөһим юнәлеш: балага көндәлек, атналык, айлык, еллык максат куеп, аларга ирешү өчен ышаныч тәрбияләнә.

    - Соңгы елларда бердәм мәктәп формасы турында күп сөйләнә, төрле каршылыклы фикерләр дә ишетелә. Сингапурда укчылар нинди киемнән укый?

    - Анда бу мәсьәлә турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Балалар бакчасына килгәндә үк нәниләр махсус формадан килә. Анда барлык балалар да тигез һәм бер төрле. Мәктәпләрнең дә һәрберсенең үз формасы, үз киеме бар.

    - Сингапур системасының төп үзенчәлеге нидә?

    - Без мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларда, мәктәпләрдә, югары уку йортларында булып, аларның эшчәнлеге белән таныштык. Анда һәр коллективның үз миссиясе, кыйммәте, күзаллавы, кыйбласы бар. Уңышларга үз юлларыннан кыю барып ирешәләр. Безгә дә белемле алмаш кирәк. Һәм без дә һичшиксез моңа ирешәчәкбез.

    Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: