Апас урта мәктәбе укучылары җәйге хезмәтләре өчен премия алды
Җәйге ялларын хезмәт лагеренда уздырган Апас урта мәктәбенең 23 укучысы район башлыгы исеменнән акчалата бүләкләр алды. Хезмәт сөюче балаларга бу бүләкләрне район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова иптәшләре һәм укытучылары янәшәсендә тапшырды. Җәйге хезмәт лагерына укучылар теләп языла. Алар Апасның үзәк урамын гүзәл бакчага тиң итүгә зур көч куя. Егет-кызлар яз...
Җәйге ялларын хезмәт лагеренда уздырган Апас урта мәктәбенең 23 укучысы район башлыгы исеменнән акчалата бүләкләр алды. Хезмәт сөюче балаларга бу бүләкләрне район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова иптәшләре һәм укытучылары янәшәсендә тапшырды.
Җәйге хезмәт лагерына укучылар теләп языла. Алар Апасның үзәк урамын гүзәл бакчага тиң итүгә зур көч куя. Егет-кызлар яз көне утыртылган чәчәкләрнең көзгә кадәр ямь биреп утыруы өчен бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Чәчәкләргә су сибү, чүпләрен утау, төпләрен йомшарту аларга йөкләнгән. Араларында өчәр смена эшләүчеләр дә бар. - Быелгы җәем файдалы узды. Бер дә кыен эш түгел, дусларым белән шаярып, аралашып эшләгәч, вакыт узганы, эш беткәне сизелмичә дә кала. Район башлыгы исеменнән мондый бүләк алу минем өчен көтелмәгән сөенеч булды. Кайтып әниемне дә сөендерәсем килә, - диде 3 ай чәчәкләр арасында кайнашкан 8 "В" классы укучысы Ленар Хафизов. - Мин үзем эшләгән акчага мотоциклымны төзәтергә уйлыйм. Үз тырышлыгың белән эшләгән акчаны алуы бик күңелле, - дип шатлыгы белән уртаклашты 9 "А" классы укучысы Кирилл Хураськин.
-Эшләп, хезмәтнең асылын аңлап үскән, аның тәмен белгән бала тормышта югалып калмый. Бүген дә без районның иң уңган, иң тырыш укучыларын тәбрикләргә килдек. Район башлыгы туган ягының гүзәллеге өчен өлеш керткән балаларга берәр мең акча бирергә вәгъдә иткән иде. Менә ул көн килде. Киләсе елларда тагын да тырышып эшләрсез дигән өмет белән калабыз, рәхмәт сезгә", - диде район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова. Укучылар хезмәтләре өчен районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән дә бер сменага 850шәр сум акча алган. - Хезмәтләрен бәяләгәч, балаларның күңелләре үсә, алар өчен хезмәт хакы алу бик зур әйбер. Киләсе җәйдә хезмәт лагерена килүчеләр тагын да артыр дип өметләнәм. Чөнки балалар берсеннән-берсе күреп, кызыгып эшли", - ди мәктәп директоры Илдус Зиннәтуллин.
Кечкенәдән эшләп үскән бала үз куллары белән тудырган матурлыкны саклый һәм бәяли дә белә. Хезмәт тәрбиясе аларны тормышка әзерли.
Ләйлә Шиһабиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 15:00Татарстанда вакцинация салу турында паспортлар кертүне планлаштырмыйлар Вакцина инфекция ияртүдән саклап калмый, ә коронавирусның җиңел үтүен гарантияли.2700
-
17 гыйнвар 2021 - 17:00"Яшь армия"челәргә кар көрәү берни түгел Азбаба мәктәбенең "Яшь армия" хәрәкәте әгъзалары өлкәннәргә ярдәм итү эшенә кушылды.15100
-
16 гыйнвар 2021 - 19:35Юллар кабат ябылды Бүген, 16нчы гыйнварда 18.30 сәгатьтән соң транспорт йөрүенә кабат чикләүләр кертелде.34400
-
16 гыйнвар 2021 - 19:23Апас мәктәбе тимурчылары өлкәннәргә ярдәм итә Апас урта мәктәбенең. Айсылу Закирова җитәкчелегендәге 7А классы укучылары Апаста яшәүче Әминә апа Саматовага булышты.24300
-
16 гыйнвар 2021 - 15:00Декабрь аенда җылылык өчен түләүләр артуының сәбәбе нидә? Татарстан Президенты торак-коммуналь хезмәтләр өчен җибәрелгән кәгазьләр буенча халык белән аңлашырга чакыра.8700
-
16 гыйнвар 2021 - 12:03Зур Күккүз җирлегендә хезмәт алдынгылары яши Халык җыеннары вакытында район башлыгы хезмәт ветераннары Кәфил абый Габидуллин белән Илдар абый Шәвәлиевка Рәхмәт хаты һәм район оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медале тапшырды.28800
-
16 гыйнвар 2021 - 11:33107 яшен тутырган Зәйнәп әбигә район башлыгыннан бүләк Апаста яшәүче иң өлкән райондашыбызга җитәкчелек олы хөрмәт күрсәтте.34100
-
14 гыйнвар 2021 - 16:30Апас хоккейчылары - җиңүче! Бүген, 14нче гыйнварда Апасның “Алтын алка” боз сараенда 2006-2007нче елгы яшь хоккейчылар көч сынашты.34800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.270100
-
13 гыйнвар 2021 - 15:38Юл һәлакәтендә юлчы зыян күргән 13 гыйнварда Казан-Ульян юлында транспорт һәлакәте була.80200
-
31 декабрь 2020 - 08:13Новости Апастовского района 4.01.2021
-
31 декабрь 2020 - 08:13Новости Апастовского района 4.01.2021
-
16 гыйнвар 2021 - 09:09
-
19 гыйнвар 2021 - 10:09Кече Болгаер китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алдыларЯзучының тууына 120 ел тулу уңаеннан китап укучылар катнашында әдәби кичә узды.2500
-
16 гыйнвар 2021 - 14:32Каеш эләктермәүче шофер вафат булган15нче гыйнварда Казан-Ульяновск-Чүпрәле юлының 2нче километрында “Лада” автомобиле йөртүчесе беренчел мәгълүматларга караганда, олы юлдан килүче йөк машинасына өстенлек бирмәгән һәм аңа килеп бәрелгән.88700
-
15 гыйнвар 2021 - 20:05Апасны тырыш, эшчән халкы бизиҺәр авылны, җирлекне эшчән кешеләре бизи. Алар район үсешенә фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткәннәр, хәзер дә киңәшче булып торалар.53000
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.84700
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?80500
-
16 гыйнвар 2021 - 14:32Каеш эләктермәүче шофер вафат булган 15нче гыйнварда Казан-Ульяновск-Чүпрәле юлының 2нче километрында “Лада” автомобиле йөртүчесе беренчел мәгълүматларга караганда, олы юлдан килүче йөк машинасына өстенлек бирмәгән һәм аңа килеп бәрелгән.88700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:2222 яшьлек ана балаларын сарайда калдырып өшеткән Төнлә хатын-кыз 4 яшьлек кызын алып өйгә кергән, ә бер яшьлек баласын сарайда калдырган.76900
-
15 гыйнвар 2021 - 18:47Апасның иң өлкән кешесе Зәйнәп әби 107 яшьлеген каршылады 15 гыйнвар көнне Апаста яшәүче Зәйнәп әби Ибраһимовага 107 яшь тулды.56500
-
15 гыйнвар 2021 - 20:05Апасны тырыш, эшчән халкы бизи Һәр авылны, җирлекне эшчән кешеләре бизи. Алар район үсешенә фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткәннәр, хәзер дә киңәшче булып торалар.53000
-
15 гыйнвар 2021 - 17:03Фидакарь хезмәтләре белән район үсешенә өлеш керткән хезмәт ветераннары хөрмәтләнде Халык җыеннары вакытында район башлыгы Равил Хисаметдинов һәр җирлектә яшәп, бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган хезмәт ветераннарына Рәхмәт хатлары һәм район оешуга 90 ел уңаеннан әзерләнгән медален тапшырды.44800
-
15 гыйнвар 2021 - 19:20Апаста халык җыеннары дәвам итә Район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашындагы халык җыеннар Иске Йомралы, Ишеево, Табар Черкене һәм Болынбалыкчы җирлекләрендә узды.38200
-
16 гыйнвар 2021 - 19:35Юллар кабат ябылды Бүген, 16нчы гыйнварда 18.30 сәгатьтән соң транспорт йөрүенә кабат чикләүләр кертелде.34400
-
16 гыйнвар 2021 - 11:33107 яшен тутырган Зәйнәп әбигә район башлыгыннан бүләк Апаста яшәүче иң өлкән райондашыбызга җитәкчелек олы хөрмәт күрсәтте.34100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:34Капчыктагы азык сыер өчен файдалымы? Бу көннәрдә халык җыеннарында күтәрелгән сораулардан чыгып авыл җирлекләрендә 2021 – 2022 елларда хәл ителергә тиешле җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр формалаша.32600
-
15 гыйнвар 2021 - 15:20Районда "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән Бөтенроссия спорт фестивале үтәчәк Чара балаларның физик мөмкинлекләрен үстерү, спортның хоккей төрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.31200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика