Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас урта мәктәбенең яшь юл сакчылары “Фонариклар“ акциясендә катнашты

    Апаста 5 марттан 18 мартка кадәр “Фонариклар“ операциясе уза.

    (16 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



    Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары Апас урта мәктәбе укучылары белән берлектә акциядә катнаштылар. Тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә юл аркылы чыкканда фонарьлар яндыру гадәтен булдырырга өндәделәр. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев хәбәр итте.
    “Укучыларга фонарьлар бирелде. Юлда йөрү, юл аркылы чыгу кагыйдәләре тагын бер кабат исләренә төшерелде. Юлда очраган җәяүлеләр белән дә бу хакта әңгәмә узды. Акциядә Апас урта мәктәбенең “Яшь юл сакчылары“ отряды катнашты“, – диде Апас урта мәктәбенең укытучы-оештыручысы Гүзәл Мөхәммәтшина.
    Акция дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: