Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсендә “Ата – беләк, Ана – йөрәк” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды

Бәйрәм чарасы 8 июль “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланды

(7 июль, “Апастово-информ”).



Әлеге чарада Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның гаиләләре, якыннары катнашты. Алар үзләренең якыннарының хәлләре, бүгенге көнүрешләре турында сөйләделәр. Төрле кызыклы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Очрашуда шулай ук районыбыз мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, районыбызның “Алга” яшүсмерләр клубы бинасында оешкан “Алтын куллы фәрештәләр” көмеш волонтерлары катнашты. Алар үзләре фронтка теккән кирәк-яраклар белән һәм әлеге эшне оештыру тарихы белән таныштырдылар. Гаиләләр белән аралашу үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлинә Муллахмәтова башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук райондашыбыз Зәйнәп апа Яруллинаның махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә багышлап язылган шигыре дә бик урынлы булды. Рамилә апа Әхмәтҗанованың яңа гына үз теләге белән Украина җирләренә чыгып киткән улы Алмаз Нигъмәтуллинга багышлап иҗат иткән шигыреннән күзләргә яшьләр килде.

“Илебезне яклап, махсус хәрби операциядә катнашкан һәрбер гаиләгә сабырлык, түземлек һәм исән-имин килеш, шатлык белән якыннарын каршы алуларын теләп калабыз”, - диләр китапханә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев