Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас ветераннары “хәрәкәттә-бәрәкәт”, дияргә ярата

    Апас район ветераннар Советы Президиумының чираттагы утырышында Кайбыч районы ветераннар Советы башлангыч-чакыруын җентекләп өйрәнделәр. -Татарстанның "Яңарыш" ("Возроҗдение") фондына чираттагы үз өлешебезне кертик, күршеләр үрнәгенә без дә кушылыйк. Казан Изге Ана чиркәве, Болгарда Ислам академиясе төзелешенә ихластан булышу-саваплы гамәл ул,-диде үз чыгышында Совет җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова. -Авыллар, Каратун, район үзәгендәге мәдәният...

    Апас район ветераннар Советы Президиумының чираттагы утырышында Кайбыч районы ветераннар Советы башлангыч-чакыруын җентекләп өйрәнделәр.

    -Татарстанның "Яңарыш" ("Возроҗдение") фондына чираттагы үз өлешебезне кертик, күршеләр үрнәгенә без дә кушылыйк. Казан Изге Ана чиркәве, Болгарда Ислам академиясе төзелешенә ихластан булышу-саваплы гамәл ул,-диде үз чыгышында Совет җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова.

    -Авыллар, Каратун, район үзәгендәге мәдәният йортлары, клублар эшчәнлеген дә безнең Совет күзәтүдә тотарга хаклы,-дип үз фикерен белдерделәр Заһид Хәкимов белән Рәшит Шәйхиев.

    Президиум утырышында урыннардагы ветераннар Советлары белән берлектә бу уңайдан аерым рейдлар үткәрергә килештеләр.

    "Балкыш", "Ак калфак" һәм башка конкурсларда катнашу хакында фикер алыштылар.

    Район үзәге ветераннар Советы рәисе Расыйх Латыйпов чисталык, файдалы шөгыльләр. үрнәк гаиләләр турында үз фикерләрен җиткерде, "иң-иңнәрне" ачыклау буенча Апасның һәр урамында үзара танышу-чагыштыруларның беренче этабы төгәлләнүен хәбәр итте.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: