Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас – Яр Чаллы арасы ерак түгел

    13 декабрьдә Апас районыны делегациясе Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташлар белән очрашуда булып кайтты. Апаслыларны кышкы каты бураннар да куркытмады, автобуска утырып юлга чыктылар. Читтә яшәүче якташларның сагынуы, зарыгып көтүләре юл газабын чын бәйрәмгә әверелдерде. Яр Чаллы шәһәренең Энергетик мәдәният сараена барып җитүгә, якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Әҗем авылы егете Рафаэль...

    13 декабрьдә Апас районыны делегациясе Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташлар белән очрашуда булып кайтты.

    Апаслыларны кышкы каты бураннар да куркытмады, автобуска утырып юлга чыктылар. Читтә яшәүче якташларның сагынуы, зарыгып көтүләре юл газабын чын бәйрәмгә әверелдерде. Яр Чаллы шәһәренең Энергетик мәдәният сараена барып җитүгә, якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Әҗем авылы егете Рафаэль Зәйнуллин һәм аның тормыш иптәше Гүзәлия ханым кайнар чәйләре, сый-нигъмәтләре, тәмле телләре белән бик җылы итеп каршы алдылар. Монда яшәүче якташларыбыз - Черкен кызы тәмле плау, бәлеш пешереп килгән, Дәвештә туып-үскән Фирая ханым йөгереп йөреп сыйлаучы иде. Чәй эчкән арада район хәбәрләре белән таныштылар, туган-тумачаларын искә алдылар. Яшь чакта эшләгән урыннарында булган кызык вакыйгаларны искә төшерделәр. Валентина Ибраһимова гомер буе китапханәдә эшли. Апаста 1976нчы елларда мине - япь-яшь кызны, сорап-сорап, кул чабып чегән биюен биетәләр иде, - дип искә ала ул. Фирая ханым исә агитбригада белән авыллар буйлап концертлар куеп йөрүләрен күңелле хатирә итеп искә алды. Болын-Балыкчы авылы кызы Мәймүнә Галәветдинова чәчтарашханәдә эшләп китеп, хәзер дә яраткан һөнәрен дәвам итә. Һәр елны очрашуга килеп, катнашучыларның, апаслыларның чәчләрен түләүсез ясый, матурлап сәхнәгә чыгара ул.

    Көчле буран булуга да карамастан, Апастан китеп урнашкан якташларыбыз мәдәният йортына җыелды. Бер-берсе белән күрештеләр, очрашып сөйләштеләр. 88 яшьлек Мөстәфширә әби Абдрахманова апаслылар килә дигәч, бик ашкынып, шатланып килгән.

    - Кече Күккүз авылында укытучы булып эшләдем. Ике кызым, ике улым монда алып килделәр. Чаллыда яши башлавыма да 24 ел булды инде. "Ветераннарны тораклы итү" программасы буенча бер бүлмәле фатирда яшим. Бөтен әйберем бар, рәхәттә гомер итәм. Тик, туган авыл, туган туфрак бик сагындыра шул. Очып кына кайтып, барысын да күреп, бер сөйләшеп киләсе килгән көннәрем күп була. Кайткач, минем исемнән сәламнәр әйтегез, - дип калды ул. Дәвештән Римма Салаватуллина, Балтайдан Лениза Галиуллина, Олы Бакырчыдан Рузалия Хөснетдиновалар бергә очрашканнар. - Менә шулай якташлар очрашуына килеп табышабыз, күрешәбез, якын туганнар кебек кунакларга йөрешәбез. Оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк, - диләр алар. Кем белән генә сөйләшсәң дә, сагынуларын яшермиләр. Яшь чагында туган якка кайтулар бернигә тормаса да, олыгайгач, юлга чыгулар куркыта шул, кайсының инде туган нигезләре дә сакланмаган. Анысы бигрәк тә үзәкне өзә.

    Концертның беренче өлеше Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче якташларыбызның чыгышлары белән башланып китте. Тәнәфестә күрешеп, биешеп кергәннән соң, сәхнә апаслыларга бирелде. Апас районы халкының тормышы, яңалыклары, бүгенге көндәге уңышларын чагылдырган фильмны якташларыбыз күз яше белән карады. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетованың район башлыгы исеменнән якташларга мөрәҗәгатен дә халык күз яше аша тыңлады. Ике арадагы туганлыкны саклаучы, апаслыларны бер йодрык итеп җыеп торучы Яр Чаллыдагы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Зәйнуллинга бүләкләр тапшырды ул. Апаслылар чыгыш ясаган вакытта зал белән сәхнә арасындагы җылылык, якынлык, яктылык хисләрен әйтеп аңлатып кына булмый. Соңыннан халык басып алкышлады. Шулай ук очрашуга Казанда яшәүче якташларыбызны берләштергән җәмгыять җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин һәм делегация катнашты. Алар залдагы иң өлкән кешегә, Мөстәфширә Абдрахмановага ак шәл һәм гөл бүләк иттеләр. Иң яшь гаилә дә, оештыручылар да бүләксез калмады.

    Читтә яшәүче якташларыбыз өчен туган нигез, туган туфрак бик кадерле. Сүз әйткәндә дә күңелләре тула, барысын да сорашып, сәламнәр җибәрәселәре килә. Апасның уңышлары, үзгәрешләре, матурлануы өчен дә шатланалар. Шундый җылы хисләре белән чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп калдылар алар. Туган як, туган нигез мәңге онытылмасын.

    Гүзәл Хилавиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: