Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас юллары тигез һәм озын булсын

    Каратун-Ябалак авыллары арасында урнашкан "Стройсервис" төзелеш оешмасы көче белән быел Коштавылы, Аюкөйдергән, Әҗем, Әлмәндәр, Дәүләки якларында авыл урамнары күтәртелеп, ком-таш җәелде. -Халыктан рәхмәт ишетүе рәхәт, үзара салым кертемнәре, дәүләт акчасының шундый бик кирәкле, саваплы эшкә тотылуына үзебез дә бик шат,-ди юл төзүчеләр. Халыктан үзара салым буенча җыелган һәр сумның Казан...

    Каратун-Ябалак авыллары арасында урнашкан "Стройсервис" төзелеш оешмасы көче белән быел Коштавылы, Аюкөйдергән, Әҗем, Әлмәндәр, Дәүләки якларында авыл урамнары күтәртелеп, ком-таш җәелде.

    -Халыктан рәхмәт ишетүе рәхәт, үзара салым кертемнәре, дәүләт акчасының шундый бик кирәкле, саваплы эшкә тотылуына үзебез дә бик шат,-ди юл төзүчеләр. Халыктан үзара салым буенча җыелган һәр сумның Казан аша дүрткә тапкырлануы бик әйбәт, ул акча авылга бер дә артык түгел ич!

    Бүген бу бригада Урта һәм Югары Югары Балтай авыллары арасында моннан 30 еллар элек салынган сөтчелек ферма комплексына 1 километрлык, 4,5 метр киңлектә нык, калын бетон юл түши. Элек юлсызлык техниканы бик еш вата, халык өчен бик җайсыз иде. Юлчылар көче белән моннан 2 ел элек Түбән Балтай авылына кадәр дә шундый ук сыйфатлы бетон юл салынды. Моның өчен аерым маркалы бетон кулланыла, юлчылар аны үз бетон мини-заводында җитештерә. Операторлар Фәнис Галимуллин белән Динар Газизов үз вазифаларына бик җитди карыйлар.

    -Эксковаторчы Нәүхәт Нәҗмиев, грейдерчы Илдар Фәйзуллин әзерләгән юл нигезенә шоферлар Альберт Саттаров, Азат Галиев, игезәкләр Динар белән Ленар Тимергалиев измәне түкми-чәчми вакытында китереп өлгерәләр,-ди төп эшләрне башкаручы инженер-механик Илсур Фәттахов.

    Афәрин үзегезгә, сез салган юллар озын гомерлы һәм куркынычсыз булсын!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: