Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк хастаханәсе табибәсе мактаулы исемгә лаек булды 

Олысына-кечесенә карата игътибарлы, үз эшенең чын остасы булган табибә Карабанова Лариса Николаевна Татарстан Республикасының Атказанган табибәсе исеменә лаек булды. 

(19 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“). 



 Район үзәк хастаханәсе табибәсе Лариса Карабановага рәхмәтле булмаган хатын-кыз бар микән?! Дөрес киңәш биреп, дәва өләшүдән тыш, күпме хатын-кызга, гаиләгә әни булу шатлыгын да уртаклашырга туры килгән аңа. 
 
 
Лариса Николаевна сәламәтлек саклау өлкәсенә 1983 елда килә. Хезмәт юлын Казанда бала тудыру йортында башлап җибәрә. Аннан Чебоксарда, соңрак кабат Казанның Республика хастаханәсендә эшли. 1992 елда язмыш җилләре Чувашия Республикасында туган кызны Апас якларына алып килә. Шул көннән бирле, 28 ел инде ул районыбызның үз кызына, хатын-кызларның яраткан табибәсенә әверелгән. 
 
 
“Райондашларның сөенечле мизгелләрен генә бүлешергә туры килсен, авырмасыннар, сәламәт булсыннар, – ди Лариса Николаевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев