Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас үзәк китапханәсе “Библиоаҗаган” уены үтте

    Апас үзәк балалар китапханәсе район Үзәк музее үрнәгендә Апас мәктәбенең 5"А" сыйныфы укучыларын үзенә кунакка чакырып, уку залында 7 майда "Библиоаҗаган" уены үткәрде. Директор урынбасары Гөлинә Муллаәхмәтова, китапханәчеләр Рузия Хәйруллина, Алинә Хәлиуллина бу көнгә җитди әзерләнеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына берничә тематик күргәзмә дә әзерләгәннәр. Бөек Ватан сугышы тарихы, аның...

    Апас үзәк балалар китапханәсе район Үзәк музее үрнәгендә Апас мәктәбенең 5"А" сыйныфы укучыларын үзенә кунакка чакырып, уку залында 7 майда "Библиоаҗаган" уены үткәрде. Директор урынбасары Гөлинә Муллаәхмәтова, китапханәчеләр Рузия Хәйруллина, Алинә Хәлиуллина бу көнгә җитди әзерләнеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына берничә тематик күргәзмә дә әзерләгәннәр. Бөек Ватан сугышы тарихы, аның район тормышы, шәхесләр белән бәйләнеше, герой-шәһәрләр, Апаста туып-үскән, яу кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Геройлары турындагы бу күргәзмәләр ел әйләнәсе эшләячәк.

    "Библиоаҗаган" уены район өчен яңалык әле. Укучылар гадәти кыр, хәрби җыен-лагерьларда ел да үткәрелүче "Аҗаган" уенындагы кебек-Советлар Союзы Геройлары Георгий Җуков якташыбыз, Биештә туып-үскән Дмитрий Горбунов исемле-ике командага бүленеп, үз командирларын сайладылар. "Разведчиклар", "Минерлар", Эзтабарлар", "Штаб", "Архив", "Карта" һәм башка уеннар зирәклек, хәтер, һәм җитезлеккә нигезләнгән иде. Сыйныф җитәкчесе Рәзинә Ганиева үз укучыларының бу гаять кызыклы һәм файдалы уенга бик яхшы итеп әзерләнүләренә шатлыгын яшерми:

    -Данлы һәм ил, Европа, дөнья халыкларына азатлык, Җиңү алып килгән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы, аның каһарманнары халкыбыз, үсеп килүче яшь буын күңелендә мәңге сакланырга тиеш,-диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.

    Спорттагы кебек үк, бу уенда да дуслык җиңде, әлбәттә. Җиңүчеләргә китапханә коллективы үз бүләкләрен дә әзерләгән иде. Балаларга зурлап тапшырылган Диплом-Грамоталар, әхлакка, тәрбиялелеккә өндәүче китаплар алар күңелендә бу мавыктыргыч "Библиоаҗаган" мизгелләрен бик озак саклар әле!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: