Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас үзәк паркы ачылышына озак вакыт калмады!

    Апас үзәк паркында реконструкция эшләре тәмамланып килә. Соңгы көннәрдә төсле фонтан бассейн-күл ярларына яңа утыргычлар монтажланды, клумбаларга төрле чәчәкләр утыртылды, туя агачлары бульвары яңартылды. Берничә урында яңа тротуарлар, инеш аша култыксалы тимер-бетон күперләр салынды. Быел төзелгән заманча балалар ял-спорт мәйданчыгы, велоюл, роликлы тимераякта йөрү трассасы читләренә 1 йөзгә якын җир...

    Апас үзәк паркында реконструкция эшләре тәмамланып килә. Соңгы көннәрдә төсле фонтан бассейн-күл ярларына яңа утыргычлар монтажланды, клумбаларга төрле чәчәкләр утыртылды, туя агачлары бульвары яңартылды. Берничә урында яңа тротуарлар, инеш аша култыксалы тимер-бетон күперләр салынды. Быел төзелгән заманча балалар ял-спорт мәйданчыгы, велоюл, роликлы тимераякта йөрү трассасы читләренә 1 йөзгә якын җир өсте яктырткыч шарлары куелды. 500 кешегә исәпләнгән амфитеатрлы трибуна, сәхнә дә файдалануга тапшыруга әзер. Подрядчы оешма осталары эшне кыска тотты, сыйфат та югары.

    3 баласы-Гүзәл, Алисә һәм Әскарның әниләре Гөлназ Хәмидуллина, шулай ук 3 баласы белән паркка ял итәргә килгән Булат Гатин биредәге шартлар һәм мөмкинлекләрнең шәһәр дәрәҗәсендә булуын белдерделәр.

    -Үзәк парк төзелешендә башыннан ахырына кадәр катнашкан Рамил Галиакберов, Камил Хилавиев, Рәмис Гатипов, Алмаз Сабиров, Иршат Гәрәев, Ранис Борһанов һәм башка хезмәтәшләрем Апас күрке булырлык яңартылган паркка үзләреннән зур өлеш кертте. Булдырганны саклыйк, кеше хезмәтенең кадерен белик, хөрмәтле апаслылар һәм кунаклар,-ди оешма җитәкчесе Дамир Сәлахов.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: