Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска “Бердәм Россия” партиясенең Рәхмәт хаты тапшырылды

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәяси Советы президиумы утырышында Апас районына “Бердәм Россия” партиясенең генераль Советы секретаре А. А. Турчак имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды.

(1 декабрь, “Апастово-информ”). 


Әлеге Рәхмәт хаты хәрби берләшмәләргә, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә, аларның гаиләләренә һәм мохтаҗ булган кешеләргә күрсәткән ярдәм өчен бирелде. 
Бүген “Бердәм Россия” партиясе үзенең 21 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге уңайдан район башлыгы Айрат Җиһаншин фикердәшләрен котлап, район халкына рәхмәтен белдерә һәм гуманитар ярдәм туплауда халыкның зур өлешен билгеләп үтә. 
“Апас районы “Бердәм Россия” партиясе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Сезнең белән берлектә кылган изге гамәлләр җиңүгә өлеш булып барып ирешсен иде, хөрмәтле райондашлар. Бүгенгедәй бердәм булыйк, Апаслылар!”, - ди район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев