Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Анатольевич Топилин районда булып китте.

(8 ноябрь, “Апастово-информ”). 

Дәрәҗәле кунакны район башлыгы Айрат Җиһаншин каршы алды һәм райондагы төзелеш эшләре белән таныштырды. Җитәкчеләр иң элек Югары Ындырчы авыл җирлегендә төзелеп килүче “Яратель” кошчылык фабрикасында булдылар. 
“Әлеге объект безнең район өчен бик кирәкле һәм күптән көтелгән. Чөнки халыкка яңа эш урыннары һәм сыйфатлы продукция булачак. “Яратель” кошчылык фабрикасы район агросәнәгать комплексы үсешендә мөһим урын алып тора. Аның тизрәк файдалануга тапшырылуын көтәбез. Чөнки ул район экономикасына уңай тәэсир итәчәк”, - дип таныштыра район башлыгы Айрат Җиһаншин. 
Дәүләт Думасы депутаты Каратун тимер юл станциясе поселогында “Яшүсмерләр үзәге” төзелеше белән дә танышты. Бу үзәк яшьләр өчен бик кирәк иде. Анда яшүсмерләр үзләренең талантларын үстерә алачак, спорт белән шөгыльләнергә, төрле чаралар үткәрергә шартлар булачак. 
“Районда барган төзелешләр халык тормышын яхшыртуда мөһим адым булып тора. Бу дәүләтебезнең безнең регионга, аның киләчәгенә зур игътибар бирүен күрсәтә. Мондый проектларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышанабыз. Районыбыз халыкка яшәр һәм эшләр өчен уңайлы шартлар булуы белән күпләрне җәлеп итәр”, - ди район башлыгы. 
Сөйләшүләр район хакимияте бинасында дәвам итте. Биредә Апастан өлкән лейтенант, рота командиры Руслан Мөрсәлимов вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Әлеге бүләк махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбызның әтисе Габдерәшит Мөрсәлимовка тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев