Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаска “ Гомумроссия Халык Фронты” комиссиясе килде

    31 августта Гомумроссия халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге вәкилләре эшлекле визит белән Апаска килде. Район хакимияте, мәгариф бүлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре, "ТНВ-Планета", җирле "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе һәм "Йолдыз" газетасы корреспондентлары белән берләштәрелгән рейд барышында район мәктәпләре һәм укучыларны мәктәпләргә йөртүче автобусларның быелгы уку елына әзерлеге, аларның җиһазланышы, хәрәкәт итү маршрутларының...

    31 августта Гомумроссия халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге вәкилләре эшлекле визит белән Апаска килде. Район хакимияте, мәгариф бүлеге, ЮХИДИ хезмәткәрләре, "ТНВ-Планета", җирле "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе һәм "Йолдыз" газетасы корреспондентлары белән берләштәрелгән рейд барышында район мәктәпләре һәм укучыларны мәктәпләргә йөртүче автобусларның быелгы уку елына әзерлеге, аларның җиһазланышы, хәрәкәт итү маршрутларының торышына бәя бирелде. Ул уңай, "фронтчыларның" районга җитди дәгъвалары һәм ачыкланган кимчелекләр юк. Комиссия составындагы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов тукталышларны яктырту, автобусларга укучы балалар утыру-төшү платформалары белән җиһазлау мәсьәләсе дә тиздән хәл ителәчәген белдерде. Апас АТП җитәкчесе Рамил Нәҗмиев мәктәп автобуслары паркына быел ике яңа ФОРД микроавтобуслары өстәлүен әйтте. Парктагы иң иске дигән мәктәп автобусы 2008 елгы. Закон-таләпләр буенча райондагы бу категория автобуслар 8-10 елдан да калмый даими алыштырыла.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: