Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаска истәлекле сәфәргә

    Табигатьтә көз тантана итә. Мәктәпләргә чакырып кыңгырау чыңлады. Кызык та, мәшәкатьле дә булган тормыш башланды. Яңа уку елына аяк бастык. Мәктәп тормышын истәлеклерәк, кызыклырак, җанлырак итү өчен тырышабыз. Еллык планыбызда фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу белән бергә экскурсияләр дә каралган. Районыбыз үзәгендә, авылларда укучыларга горурланып күрсәтерлек музейларыбыз, сокланырлык гүзәл...

    Табигатьтә көз тантана итә. Мәктәпләргә чакырып кыңгырау чыңлады. Кызык та, мәшәкатьле дә булган тормыш башланды. Яңа уку елына аяк бастык. Мәктәп тормышын истәлеклерәк, кызыклырак, җанлырак итү өчен тырышабыз. Еллык планыбызда фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу белән бергә экскурсияләр дә каралган. Районыбыз үзәгендә, авылларда укучыларга горурланып күрсәтерлек музейларыбыз, сокланырлык гүзәл урыннарыбыз , яңа төзелешләребез бихисап бит. Транспорт мәсьәләсен генә хәл итәсе бар.
    Менә бүген, ягъни 28 нче сентябрьдә, Илсөяр Курамшина, Галина Петрова, Фирая Хисамова җитәкчелегендәге 5 нче, 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары белән Апаска юл алдык. Көллият җитәкчесе Курамшин Фаил Госман улы автобус бирде. Туган якны өйрәнү музеенда, Апас үзәгендә, яңа ачылган паркта, Янгын сүндерү бүлегендә булдык. Биредә эшләүчеләрнең тирән эчтәлекле чыгышларын тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, бик канәгать булып кайтты укучылар. Дәресләрдә ишетү бер нәрсә, ә үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка икән, диләр алар.
    Киләчәктә районыбыз горурлыгы булган шәхесләребез Ф.Насретдинов, Ш.Галиев, С.Садыйкова музейларына алып бару мөмкинлеге дә туар әле дип өметләнәбез.

    Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Хисамова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: