Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаска министр бүләге кайтты

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин район икътисады, авыл хуҗалыгы казанышларына үзеннән зур өлеш керткән Фирдүс Вахитовны өенә барып котлады. Юбилярга 65 яшьлеге уңаеннан Татарстан вице-президенты Марат Әхмәтовның Котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фирдүс Вахитов күп еллар колхозда зоотехник, партком секретары, КПСС Апас район партия комитеты инструкторы, икенче секретарь,...

    Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин район икътисады, авыл хуҗалыгы казанышларына үзеннән зур өлеш керткән Фирдүс Вахитовны өенә барып котлады. Юбилярга 65 яшьлеге уңаеннан Татарстан вице-президенты Марат Әхмәтовның Котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Фирдүс Вахитов күп еллар колхозда зоотехник, партком секретары, КПСС Апас район партия комитеты инструкторы, икенче секретарь, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, агрофирма берләшмәсе идарәчесе, район Пенсия Фонды җитәкчесе булып эшләде. Лаеклы ялга район башлыгы ярдәмчесе вазифасыннан китте. Юбилярга нык сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалар, оныклар игелеге һәм иминлеге телибез!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: